ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Хәлил Шәйхетдинов: Көрәш ярышларына килүчеләр юк диярлек, бу хәл мине бик борчый
Чаллыда кызның аяк табанын өздергән трамвай йөртүче эшсез калдырмауларын сорады
Зәй юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә яңа җитәкче билгеләнде
Казанда Дөнья чемпионаты җанатарларын стадионга 15 шаттл йөртәчәк
Сессиядә туган телләрне укыту турында закон проектын карауны тәкъдим итәчәкбез – Р.Вәлиев

Татар дөньясы

Иркутск өлкә Сабан туе июнь башында узачак

24 апрель 2018, 20:34 , Фото: соцсети

Иркутск өлкә Сабан туе июнь башында узачак Иркутск өлкәсендә яшәүче татарлар милли бәйрәмне 1990 елдан башлап оештыра.
(Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). Иркутск өлкә Сабан туе 9 июнь көнне узачак. "Идел-Ангара" татар яшьләре берләшмәсе хәбәр итүенчә, бәйрәм Залари бистәсендә үткәреләчәк. 
 
Иркутск өлкәсендә яшәүче татарлар милли бәйрәмне 1990 елдан башлап оештыра. Сабан туе биредә дистә меңнән артык кешене үзенә җыя. 
 
2015 елда Оса районында Сабан туе көнне мәчет ачылган иде. 2016 елда Өлкә Сабан туе ике көн - 9 һәм 10 июль көннәрендә үткәрелде. Ул Иркутск шәһәренә нигез салынуга 355 ел тулуга багышланды.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10