ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайда 4 меңнән артык бала төрле лагерьларда ял итәчәк
Арча кызы КФУның “Каурый каләм” бәйгесендә Гран-при иясе булды
Республика программасы нигезендә Әтнә районы юлларын яктырталар
Кукмараның Туеш микрорайонында ачылган мәчет – районда 76нчы дин йорты
“Буа: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады

Мәдәният

Әтнәнең балалар бию төркемнәре республика һәм ил күләмендә таныла

24 апрель 2018, 07:14 , Фото: http://atnya-rt.ru/

Әтнәнең балалар бию төркемнәре республика һәм ил күләмендә таныла "Ал чәчәк" һәм "Конфетки" төркемнәре быел ике зур бәйгедә уңышлы чыгыш ясады.

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Әтнә горурлыгы саналган "Ал чәчәк" һәм "Конфетки" бию төркемнәре быел да республикада һәм ил күләмендә  уңыш казанды. "Ал чәчәк" һәм "Конфетки" төркемнәре күптән түгел ике зур бәйгедә җиңү яулады, дип хәбәр итә "Әтнә таңы" газетасы сайты.

Халыкара “Ритм” фестиваль үзәге үткәргән балалар һәм яшүсмерләр арасындагы “Яз ритмы” фестиваль-бәйгесендә катнашып, “Ал чәчәк” бию төркеме 1нче Дәрәҗә лауреат булды. Динә Мамбеткулова җитәкчелегендәге төркем “Эстрада” биюе номинациясендә җиңде. 

Альбина Зәйнуллина җитәкчелегендәге "Конфетки" бию төркеме, "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә Гала- концертта чыгыш ясап, "Созвездие- Йолдызлык" фестивалендә 3нче урын яулады. 

 

"Ал чәчәк" бию төркеме 2003 елда оештырылды. 2006 елда ул инде Россия күләмендә таныла башлады - күп бәйгедә җиңүче булды. “Конфетки” төркеме "Ал чәчәк"тән күпкә соңрак тупланса да, шулай ук уңышлы чыгышлар ясый. Буыннар чылбырын дәвам иттерүче бу бию төркемнәре белән горурланабыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез, дип хәбәр итә “Әтнә таңы” газетасы.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10