ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Калмык халкына туган телне оныту куркынычы янамый – калмык журналисты
Гүзәл Яхина Равил Әхмәтшинга «Дети мои» дигән яңа китабын бүләк итте
Мурманскида мөселман балалары һәм хатын-кызлар өчен чаралар уза
Разил Вәлиев туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектын хупламаска тәкъдим итте
Песков Путин белән «Туры линия»нең 14 июньгә кадәр үткәреләчәге хакында хәбәр итте

Җәмгыять

Татарстанда 700дән артык ана айлык пособие алачак

23 апрель 2018, 19:51

Быел Татарстанда 4,6 мең гаилә беренче балага тиешле айлык түләүләрне алуга дәгъва итәчәк.

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). Татарстанда быел 704 анага беренче балага тиешле яңа айлык түләүләр билгеләнгән. Агымдагы елда пособие күләме 8 мең 490 сум тәшкил итә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы матбугат хезмәте.

2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан яки уллыкка алган гаиләләр айлык түләүләр алырга хокуклы. Ана белән бала Россия Федерациясе гражданнары булырга һәм безнең ил территориясендә даими яшәргә тиеш. Гаиләдә бер кеше башына туры килә торган уртача керем республикада 2017 елның икенче кварталында билгеләнгән 13 мең 713 сум күләмендәге керемнән артмаска тиеш.

Беренче балага айлык түләүләрне рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау органына бала туу яки уллыкка (кызлыкка) алу турында таныклык, гаилә әгъзаларының 12 айга керемнәре турындагы мәгълүматны раслаучы белешмә, банкта счет реквизитларын тапшырырга кирәк. Якынча мәгълүматларга караганда, быел Татарстанда 4,6 мең гаилә айлык түләүләрне алуга дәгъва итәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10