ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Үзбәкстанда кайсы шәһәрләрдә Сабантуй була - исемлек
Калмык халкына туган телне оныту куркынычы янамый – калмык журналисты
Гүзәл Яхина Равил Әхмәтшинга «Дети мои» дигән яңа китабын бүләк итте
Мурманскида мөселман балалары һәм хатын-кызлар өчен чаралар уза
Разил Вәлиев туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектын хупламаска тәкъдим итте

Мәдәният

Казанда Ркаил Зәйдулланың яңа шигырь китабы тәкъдим ителә

23 апрель 2018, 19:39 , Фото: Салават Камалетдинов

Казанда Ркаил Зәйдулланың яңа шигырь китабы тәкъдим ителә Шигырь кичәсен "Татар-информ" аша онлайн карарга мөмкин.

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Иң популяр татар шагыйре "Казан" милли-мәдәни үзәгендә яңа шигырь китабын тәкъдим итү кичәсен үткәрә. Ркаил Зәйдулланың шигырьләрен тыңларга зал тутырып халык килгән. Ə инде кичәгә килү мөмкинлеге булмаганнар бу чараны "Татар-информ" аша онлайн карый ала.

Яңа китап турында беренче сүзне аның редакторы, үзе дә шагыйрь Галимҗан Гыйльманов әйтте. Ул Ркаил Зәйдулланың Милли шагыйрь булуын искәртеп, китапта шагыйрьнең лирик шигырьләре туплануына басым ясады. Ркаил Зәйдулла иҗатының яңалыгы буларак, китапта интим мәхәббәт лирикасы булуын әйтте.

Алып баручылар кичәнең бер китапны тәкъдим итү белән генә чикләнмичә, иҗат кичәсе буларак киңәйтелүен вәгъдә иттеләр. Димәк, Ркаил Зәйдулланы драматург буларак та, тәрҗемәче буларак та күрү мөмкин булачак. Сәхнә артында "Алтын битлек" лауреаты Нурбәк Батулланы, Минзәлә театрының яшь, талантлы артисты Рөстәм Зиннуровны очратырга мөмкин. Димәк, аларны сәхнәдә көтәбез.

Залда шагыйрьнең якташлары һәм иң кадерле кунак булып әнисе Гөлинә Зәйдуллина утыра.

Кичәне Айгөл Нәбиуллина белән Идел Кыямов алып бара.

Фойеда Ркаил Зәйдулланың ике китабы сатыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10