ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар
Татарстан спортчылары Австриядә стендта ату буенча көмеш медаль яулады
Казанда һәм Питрәчтә җир урлаган өчен биш кешене хөкем итәләр
РФ Республикалары туган телне ихтыяри өйрәнү буенча ТР Дәүләт Советы мөрәҗәгатен хуплады
Теләче районы өч көннән язгы чәчү эшләрен төгәлләргә ниятли

Икътисад

Казан Кремлендә Татарстан белән Швейцария хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар

23 апрель 2018, 16:57 , Фото: president.tatarstan.ru

Казан Кремлендә Татарстан белән Швейцария хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Россиядәге Тулы вәкаләтле Илчесе Ив Россье белән очрашты.

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Россиядәге Тулы вәкаләтле Илчесе Ив Россье белән очрашты. Илче очрашуга “Ак Барс” хоккей клубы шарфы белән килгән һәм Миңнеханов моны билгеләп үтте.

“Сез - уңышлы кеше һәм уңыш алып киләсез. Безнең команданың “Гагарин Кубогы”нда кичәге җиңүендә сезнең өлеш тә бар дип уйлыйм”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Швейцария илчесенә.

“Халыкара хәл хәзер бик яхшы түгел. Әмма, дәүләтләр үзара нинди элемтәдә булуга карамастан, төбәкләр арасында мөнәсәбәтләр булдыруга берни дә комачауламый. Татарстан Швейцария өчен кызыклы булыр. дип өметләнәбез”,- диде Рөстәм Миңнеханов.

“Россия белән Европа арасындагы сәяси атмосфера бик начар һәм күпмедер вакыт шулай калачак әле. Хәзердән үк киеренкелек кимиячәк вакытка җирлек әзерләү зарур. Мин, илче буларак, сәүдәне һәм инвестицияләрне үстерү белән кызыксынам”, - дип ассызыклады Ив Россье.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10