ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайда 4 меңнән артык бала төрле лагерьларда ял итәчәк
Арча кызы КФУның “Каурый каләм” бәйгесендә Гран-при иясе булды
Республика программасы нигезендә Әтнә районы юлларын яктырталар
Кукмараның Туеш микрорайонында ачылган мәчет – районда 76нчы дин йорты
“Буа: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады

Татар дөньясы, Фән һәм мәгариф

Татар теленнән VI халыкара олимпиадада катнашучылар төп биремнәрне үтәүгә кереште

23 апрель 2018, 10:13 , Фото: Салават Камалетдинов

Татар теленнән VI халыкара олимпиадада катнашучылар төп биремнәрне үтәүгә кереште Казахстаннан Тамерлан телне ярты ел гына өйрәнсә дә, үзен халыкара олимпиадада сынап карарга уйлаган.

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиадада катнашучылар бүген төп биремнәрне үтәүгә кереште. Алар сынауны Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә уза.

Искәртеп үтик, халыкара олимпиадада татар теленнән белемнәрен барлыгы 460 укучы сыный. Татарстаннан - 216, Россиянең 26 төбәгеннән - 92, 13 чит илдән - 30 укучы һәм студент, Россиянең якшәмбе мәктәпләреннән - 16 укучы, Татарстан һәм Россия субъектларыннан 50 студент катнаша. Бу татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, татар теле һәм әдәбиятыннан интернет-тестлаштыру һәм әңгәмәләрдә катнашучылар.

Кичә Камал театрында олимпиаданың ачылыш тантанасында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе чит илләрдән килгән берничә вәкил белән әңгәмә корды. Шуларның берсе – Казахстанның Актүбә шәһәреннән Тамерлан Нарзбәков. Аңа 24 яшь.

Тамерлан телне ярты ел гына өйрәнсә дә, үзен халыкара олимпиадада сынап карарга уйлаган. “Олимпиадага үз теләгем белән килдем. Моңа кадәр Гайнан Кормаш исемендәге “Шатлык” татар үзәге уздырган олимпиадада катнашкан идем. Аңа кадәр үзәккә татар теле курсларына 4-5 ай гына йөргән идем. Анда без татарча аралашабыз, җырлыйбыз. Әтием казах, әнием татар, әмма гаиләдә әни безнең белән татарча сөйләшмәде, әби генә татарча сөйләшә иде. Минемчә, әни туган телендә сөйләшмәве белән дөрес эшләми. Шулай да, минем курсларга йөрүемне бик хуплады. Мин аңа “миңа татар теле ошый, өйрәнәчәкмен” дидем. Минемчә, телне өйрәнү кешенең үзеннән тора, мәҗбүри өйрәтү генә саклап калуга ярдәм итми. Теләге булган кешеләргә төрлечә булышу мөһим, әмма мәҗбүриләү кирәкми. Олимпиада барышында татар кешеләре белән күбрәк танышырга телим”, - дип белдерде Тамерлан “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Әңгәмәдәш телне әле ярты ел тирәсе генә өйрәнүенә карамастан, татар җырчыларын яратып өлгергән. Салават, Вәсилә Фәттахова, Хәния Фәрхи җырларын даими тыңлавы турында әйтте. Ул киләчәктә телне тагын да тирәнрәк өйрәнергә теләвен билгеләп узды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10