ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайда 4 меңнән артык бала төрле лагерьларда ял итәчәк
Арча кызы КФУның “Каурый каләм” бәйгесендә Гран-при иясе булды
Республика программасы нигезендә Әтнә районы юлларын яктырталар
Кукмараның Туеш микрорайонында ачылган мәчет – районда 76нчы дин йорты
“Буа: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады

Мәдәният

Саба районында “Без бергә” фестиваль–конкурсы узды

22 апрель 2018, 20:00

Саба районында “Без бергә” фестиваль–конкурсы узды Фестивальнең соңгы этабы һәм җиңүчеләрне бүләкләү Казанда 19 майда фестивальнең гала-концертында булыр дип көтелә.

(Саба, 22 апрель, "Татар-информ", "Саба таңнары", Ильмира Галимуллина). Яшь буын арасында сәләтлеләрне барлау, аларның иҗатларын үстерү максатыннан республика күләмендә ел дәвамында дистәләгән бәйге-конкурслар үткәрелә. Янәшәбездә инде бүгеннән үк зур сәхнәгә чыгарырга әзер нәни артистларыбыз бар. Республикада старт алган “Без бергә” фестиваль – конкурсы да үз тирәсенә әнә шундый талантлы балаларны җыеп, аларга үз осталыкларын тагын да арттырырга мөмкинлекләр бирә, дип яза җирле басма.

Әлеге фестиваль май айларында 3 этапта уза (мәктәп, муниципаль, зона турлары). Катнашучылар фестиваль кысаларында үзләрен өч төрле конкурста сыный алалар: "Без бергә" халык иҗаты конкурсы, "Россия сувенирлары" декоратив-гамәли эшләнмәләр бәйгесе һәм "Туган як киңлекләре" ("Родные просторы") фотоконкурсы. Шулай ук "Иҗади гаилә" дигән махсус номинация дә каралган. Фестивальнең алдагы турларында җиңгән балалар бу көннәрдә республика буенча зона турларында бәйге тоттылар. 16 апрель көнне Саба мәдәният йортына безнең як зонада катнашучы районнардан - Саба, Теләче, Арча, Балтач, Әтнә, Кукмара һәм Мамадыштан барлыгы йөздән артык коллектив чыгыш ясады. Фестивальгә килүчеләрне сәхнәдән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова, халык сәнгать һөнәрләрен һәм кәсепләрен үстерү үзәге җитәкчесе Нури Мостафаев сәламләде, һәркемгә бәйгедә зур уңышлар теләде. Балаларның осталыкларына, артистлыкларына сокланмый мөмкин түгел иде. Безнең Сабадан гына да “Хореография”, “Халык вокалы”, “Халык ансамбле”, “Инструменталь ансамбль”, “Сәнгатьле уку”, ”Мода театры” номинацияләрендә 20гә якын чыгыш күрсәтелде. Фестивальдә катнашучылар яшь буенча ике төркемдә (8-12 яшьлек кече һәм -13-15 яшьлек урта группалар) көч сынаштылар, "Иҗади гаилә" номинациясендә Юлбаттан Фәтхриевлар һәм Тимершыктан Хантимеровларның гаилә ансамбльләре чыгышлары да яратып кабул ителде. Мәдәният йортының спорт залында балалар һәм педагоглар көче белән әзерләгән кул эшләре һәм фоторәсемнәр күргәзмәсе эшләде. Җыр-бию, дуслык, кардәшлек фестивале ул көнне кичкә кадәр дәвам итте.

Соңыннан жюри әгъзасы, Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты, филармониянең джаз оркестры җитәкчесе Лидия Әхмәтова барлык катнашучылар да югары сәхнә осталыкларын күрсәттеләр дип, фестивальгә югары бәя бирде һәм оештыручыларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерде. Фестивальнең соңгы этабы һәм җиңүчеләрне бүләкләү Казанда 19 майда фестивальнең гала-концертында булыр дип көтелә, диелгән район хәбәрендә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10