ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар
Татарстан спортчылары Австриядә стендта ату буенча көмеш медаль яулады
Казанда һәм Питрәчтә җир урлаган өчен биш кешене хөкем итәләр
РФ Республикалары туган телне ихтыяри өйрәнү буенча ТР Дәүләт Советы мөрәҗәгатен хуплады
Теләче районы өч көннән язгы чәчү эшләрен төгәлләргә ниятли

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзәндә янгында ир-ат һәлак булган

22 апрель 2018, 14:32

Янгын кичә Шәриф Камал урамындагы 7нче йортта чыккан.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). Яшел Үзәндә шәхси йортта янгын чыгып, ир-ат һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Янгын кичә Шәриф Камал урамындагы 7нче йортта чыккан. Ут агач йортның 70 квадрат метрын ялмап алган.

Янгын сүндерүчеләр эш барышында 69 яшьлек ир-ат мәетенә тап булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазын куллану кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында килеп чыккан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10