ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайда 4 меңнән артык бала төрле лагерьларда ял итәчәк
Арча кызы КФУның “Каурый каләм” бәйгесендә Гран-при иясе булды
Республика программасы нигезендә Әтнә районы юлларын яктырталар
Кукмараның Туеш микрорайонында ачылган мәчет – районда 76нчы дин йорты
“Буа: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда нефть скважинасында янгын чыккан

21 апрель 2018, 10:49

Һәлакәт төнлә республиканың Әлмәт районында булган.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). Татарстанда нефть скважинасында янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

21 апрельдә төнлә Әлмәт районының Югары Мактама торак пункты тирәсендә янгын чыккан. Нефть скважиналарының берсен янгын чолгап алган.

Янгын сүндерү хезмәткәрләре янгынны тиз арада сүндерә алган.

һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10