ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мурманскида мөселман балалары һәм хатын-кызлар өчен чаралар уза
Разил Вәлиев туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектын хупламаска тәкъдим итте
Песков Путин белән «Туры линия»нең 14 июньгә кадәр үткәреләчәге хакында хәбәр итте
Казанның «Ак Барс» хоккей командасы президенты КХЛ клубының иң яхшы җитәкчесе дип табылды
Россиядә өйдә кыргый хайваннар асрауны тыярга мөмкиннәр

Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

Конгресс туган телне ирекле өйрәнү турындагы закон проектын карамаска өнди

20 апрель 2018, 21:11

Конгресс туган телне ирекле өйрәнү турындагы закон проектын карамаска өнди Бөтендөнья татар конгрессы Дәүләт Думасы депутатларына туган телне ата-аналар иркенә калдыру турындагы закон проектына бәйле мөрәҗәгать кабул итте.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Дәүләт Думасына милли телләрне ирекле өйрәнү турындагы закон проектын кертү белән бәйле рәвештә депутатларга мөрәҗәгать әзерләгән. Активистлар бу документны караудан һәм кабул итүдән баш тартуны сорый.

“Бөтендөнья татар конгрессы, милли-мәдәни оешмаларның, бөтен татар җәмәгатьчелегенең фикерен белдереп, Дәүләт Думасы депутатларын илдә яшәүче халыкларның мәнфәгатьләренә кагылышлы законнарны бөтен якның килешүләрен исәпкә алып кабул итәргә өнди. Без милли белем бирү буенча актуаль мәсьәләләрне күпмилләтле илнең барлык этнослары, ата-аналар җәмгыяте вәкилләре, белгечләр, экспертлар җәлеп итеп фикер алышырга тәкъдим итәбез”, - диелгән Бөтендөнья татар конгрессының сайтында дөнья күргән хәбәрендә.

Туган телне мәҗбүри фән буларак өйрәнү буенча гарантияләнгән хокук – ул Россиядәге барлык халыкларның алыштыргысыз хокукы.

“Илдә милләтара килешү, татулык һәм тотрыклылыкка потенциаль куркыныч тудыра торган закон проектын караудан һәм кабул итүдән баш тартырга өндибез”, - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Татарлар – Россия Федерациясендә халык саны буенча икенче урында, күп гасырлар буе үзләренең тарихи Ватаннарында – Идел буе төбәкләре, Урал, Россиянең Үзәк өлешендә, Себер һәм Ерак Көнчыгышта яшиләр.

“Татарлар катлаулы язмыш сынауларын узып, этник һәм тарихи үзаңнарын, гореф-гадәтләрен һәм яшәү рәвешләрен саклаганнар. Берничә мең еллар дәвамында сөйләшә торган туган телләренә мөһим фактор итеп кабул итәләр. Татарлар рус халкы белән бергә Россия дәүләтен төзүдә катнашкан, илнең социаль-икътисади үсешенә сизелерлек өлеш керткәннәр. Тарихта татарларның хезмәт һәм хәрби батырлыклары бар. Татарлар бүген дә башка халыклар белән бергә Россия дәүләтенең иминлеген тәэмин итә, үзен бер сафта итеп тоя”, - дип ачыклык керттеләр Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре.

Алар киң татар җәмәгатьчелегенең туган телне өйрәнүне мәҗбүри итмәскә омтылу, Татарстанда татар теленең дәүләт статусын алу, тел даирәсендә конституцион гарантияләрне юкка чыгару омтылышлары өчен борчылалар.

“2018 елның 10 апрелендә Дәүләт Думасына кертелгән закон проекты буенча, туган телләр, шулай ук милли республикаларның дәүләт телләре Федераль дәүләт мәгариф стандартларының вариатив өлешенә кертергә тәкъдим ителә. Димәк, телне ата-аналар сайлавы буенча укырга яки бөтенләй укымаска, яки факультатив сыйфатында һәм мәгариф учреждениеләрендә мөмкинлекләргә карап өйрәнергә дигән сүз. Бу бөтен закон нормаларына каршы килә, тел балансын бозуга китерә, бу мәсьәләдә киеренкелек тудыра.

Соңгы елларда тел өлкәсендәге барлык үзгәрешләр (туган телдә БДИ бирүне тыю, мәгариф стандарларының төбәк компонентын бетерү, милли тел дәресләрен мәҗбүри түгел дип игълан итү) илдә яшәүче төп халыкларны яшәү урыннарында туган телләрен саклауда һәм куллануда чикли. Туган телне өйрәнү һәм куллану буенча мондый гамәлләр россиялеләрнең иминлегенә йогынты ясый, җәмәгать тормышын бүлгәли.

Депутатларның яңа инициативасы санкцияләр, Россиягә каршы тышкы басым көчәйгәндә һәм хәрби конфронтация үскәндә чагыла. Бу гамәлләр илдәге тотрыклылыкны бетерә. Бу закон проекты тышкы янаулар алдында җәмгыятьне консолидациясенә китерми, уйланылмаган һәм куркыныч адым булып тора”, - дип фикерләрен белдерде Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре.

Федераль дәүләт мәгариф стандартлары буенча ике чит тел мәҗбүри өйрәнелгәндә, Россия халыкларының туган телләре мондый мөмкинлектән азат ителүе көлке, дип саный алар.

“Татарстан Россиядә яшәүче татарларның мәдәни һәм мәгариф ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча конструктив эш алып бара. Татарлар туган телләре белән бергә рус телен дә беләләр, Татарстан укучыларының рус теле буенча белемнәре гомумфедераль күрсәткечләрне яхшырта. Ике теллелек практикасы уку планындагы башка фәннәр буенча да уңышка ирешергә ярдәм итә”, - диелгән хәбәрдә.

Россия татарлары Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның без күпмилләтле илдә яшибез – Россия Федерациясендә дигән сүзен хуплыйлар. Илдә яшәүче халыклар төрле өлкәдә туган телне кулланырга хокуклы. Димәк, аны гарантияле өйрәнергә дә”, - дип белдерә активистлар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10