ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
VI Республикакүләм ифтарга әзерлек тәмамланып килә
Казанның Мәскәү районындагы җитди һәлакәт фотолары чыкты
“Каравон” башка фольклор бәйрәмнәр янәшәсендә аерым урын алып тора - Алексей Песошин
Сергей Безруков: Мин Казанга гашыйк, шәһәр чисталыгы һәм архитектурасы белән гаҗәпләндерә
Татарстанда быел 1 млн. 73,8 мең кв. метр торак сафка кертелгән

Дин

Саратов Коръән үзәге Instagramда иҗади конкурс игълан итте

20 апрель 2018, 20:24

Виртуаль ярыш 19-20 майда Коръән укучыларның Саратовта узачак I Евразия конкурсына багышлана.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). Күптән түгел Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Зейд бин Сабит” Коръән үзәге Instagram социаль челтәрендә иҗади конкурс игълан итте. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда яшь буенча чикләүләр юк, теләгән һәркем катнаша ала.

Виртуаль ярыш 19-20 майда Коръән укучыларның Саратовта узачак I Евразия конкурсына багышлана.

“Зейд бин Сабит” Коръән үзәгендә хәбәр итүләренчә, социаль челтәрдә иҗади конкурс Аллаһ китабын популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Ярышта катнашу өчен инстаграм-аккаунтка рәсем, эшләнмә, шигырь һ.б. үз эшләреңне куярга кирәк. Алар Коръән бәйрәменә багышланган булырга тиеш.

Иҗади конкурс 10 майга кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Конкурс шартлары белән Instagram социаль челтәрендә Коръән үзәгенең рәсми битендә танышырга мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10