ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Арча кызы КФУның “Каурый каләм” бәйгесендә Гран-при иясе булды
Республика программасы нигезендә Әтнә районы юлларын яктырталар
Кукмараның Туеш микрорайонында ачылган мәчет – районда 76нчы дин йорты
“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган

Спорт

Димитровградта көрәш буенча иң зур турнирларның берсе узачак

20 апрель 2018, 20:55 , Фото: tatar-congress.org

Димитровградта көрәш буенча иң зур турнирларның берсе узачак “Нейтрон” спорт комплексында ир-атлар һәм үсмерләр арасында барлыгы 12 комплект медаль уйнатылачак.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). 20-22 апрельдә Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә көрәш буенча Идел буе шәһәрләре турниры узачак. Анда 100дән артык спортчыдан торган 18 команда катнашачак. Турнир Россия һәм дөнья чемпионатлары белән бергә көрәш буенча биш “мастер” ярышлар исәбенә керә. Анда җиңүчеләр Россия спорт мастеры исеме ала. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтындагы хәбәрдә җиткерелә.

Димитровградта уза торган турнир 20 елга якын тарихка ия, ә соңгы елларда бөтенроссия “мастер” статусына ия булды, - диде Россия Көрәш федерациясе башкаручы директоры Булат Хәбибрахманов. – Бу Идел буе шәһәрләрендә иң зур турнирларның берсе – ул яшь көрәшчеләргә үзләрен күрсәтү һәм яңа дәрәҗәгә чыгу өчен яхшы мөмкинлек”.

“Нейтрон” спорт комплексында ир-атлар һәм үсмерләр арасында барлыгы 12 комплект медаль уйнатылачак.

Турнирда катнашучыларны 20 апрельдә үлчиләр һәм җирәбә салалар. 21 апрельдә 12.00 сәгатьтә ярышларны ачу тантанасы узачак. Анда Россия Көрәш федерациясе вице-президенты Равиль Ногуманов, Ульяновск өлкәсе Спорт министры Владимир Лазарев һәм Димитровград башлыгы Алексей Кошаев катнаша.

Ярышлар турында тулырак мәгълүматны Россия Көрәш федерациясенең рәсми сайтыннан карый аласыз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10