ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда кызның аяк табанын өздергән трамвай йөртүче эшсез калдырмауларын сорады
Зәй юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә яңа җитәкче билгеләнде
Казанда Дөнья чемпионаты җанатарларын стадионга 15 шаттл йөртәчәк
Сессиядә туган телләрне укыту турында закон проектын карауны тәкъдим итәчәкбез – Р.Вәлиев
Казанда Дөнья чемпионаты вакытында тонна ярым чәк-чәктән футбол тубы ясыйлар

Дин

Әлмира Әдиятуллина Россия Диния нәзарәтенең рухи бердәмлек өчен медаленә лаек булды

20 апрель 2018, 17:39 , Фото: НИБФ Ярдэм

Әлмира Әдиятуллина Россия Диния нәзарәтенең рухи бердәмлек өчен медаленә лаек булды Россия Мөфтиләр шурасы рәисе фәрманы белән Әлмира ханым рухи традицияләрне торгызуда күпьеллык тырыш хезмәте өчен бүләкләнде.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Булат Фәттахов). “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира Әдиятуллина Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең “Рухи бердәмлек өчен” медаленә лаек булды.

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин фәрманы белән Әлмира ханым рухи традицияләрне торгызу, җәмгыятьтә әхлаклылыкны һәм гуманлылыкны ныгытуда күпьеллык тырыш хезмәте өчен бүләкләнде. 

Аңа бу дәрәҗәле бүләк Казанда “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фондының унбер еллыгына багышлап үткәрелгән кичәдә тапшырылды. Әлеге фонд ятимнәргә, мохтаҗларга, инвалидларга ярдәм итә. Истәлекле кичәдә гомерләрен мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүгә, җәмгыятьтә рухи кыйммәтләрне саклауга багышлаган шәхесләргә хөрмәт күрсәтелде. Аларның күбесе фондның Попечительләр советы әгъзасы булып тора.

Әлмира апа Әдиятуллина озак еллар каләме белән дә җәмгыятьтә әхлаклылык сагында торды, “Мөслимә” газетасын нәшер итеп килде, балалар арасында ислам нигезләрен танытучы бәйгеләр оештырды. 

Бүген “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе буларак, ул казыя Мөхлисә Бубый исемен халыкка кайтару мөһимлеген әйтә. “Дөнья күләмендә танылган күренекле мөслимәләрнең берсе булган казыя Мөхлисә абыстай Бубыйның эшчәнлеген, тормышын өйрәнергә, халыкка чыгарырга кирәк. Мөхлисә Бубый исемендәге конференциягә нигез салган өчен мөфти Равил хәзрәт Гайнетдингә рәхмәт”, - диде Әлмира Әдиятуллина. Ул шулай ук “Мөслимә” оешмасы эшчәнлегенә һәрьяклап булышлык күрсәткәне өчен “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитовка да рәхмәтен белдерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10