ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайда 4 меңнән артык бала төрле лагерьларда ял итәчәк
Арча кызы КФУның “Каурый каләм” бәйгесендә Гран-при иясе булды
Республика программасы нигезендә Әтнә районы юлларын яктырталар
Кукмараның Туеш микрорайонында ачылган мәчет – районда 76нчы дин йорты
“Буа: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады

Хәвеф-хәтәр

Казанның Мәскәү районындагы авариядә «Лада Гранта» шоферы җитди зыян күргән

20 апрель 2018, 12:54 , Фото: из соцсетей

Казанның Мәскәү районындагы авариядә «Лада Гранта» шоферы җитди зыян күргән Декабристлар урамындагы 114нче йорт каршында җиде автомобиль катнашында авария булган.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Мәскәү районында җиде автомобиль катнашында авария булган, дип хәбәр итә Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.

Юл-транспорт һәлакәте кичә Декабристлар урамындагы 114нче йорт каршында килеп чыккан. 26 яшьлек «Фольксваген» шоферы каршы як полосага чыгып, «Мазда», «Лада Гранта», «Фольксваген» һәм «Шевроле» автомобильләре белән бәрелешкән. «Гранта» 14нче модель «Лада» һәм «Фиат» машиналарына бәрелгән.

Төрле тән җәрәхәтләре алган 45 яшьлек «Гранта» шоферын хастаханәгә озатканнар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10