ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Арча кызы КФУның “Каурый каләм” бәйгесендә Гран-при иясе булды
Республика программасы нигезендә Әтнә районы юлларын яктырталар
Кукмараның Туеш микрорайонында ачылган мәчет – районда 76нчы дин йорты
“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган

Җәмгыять

Коммуналь калдыкларны утильләштерү буенча завод төзелеше буенча җәмәгать тыңлаулары узачак

20 апрель 2018, 09:39 , Фото: Султан Исхаков

Коммуналь калдыкларны утильләштерү буенча завод төзелеше буенча җәмәгать тыңлаулары узачак Табигатьне саклау прокуроры "Водоканал" оешмасына карата дәгъва гаризасы белән чыккан булган.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Коммуналь калдыкларны утильләштерү буенча яңа завод төзелеше буенча бүген җәмәгать тыңлаулары узачак. Чара Казан шәһәре Торак-коммуналь хуҗалык идарәсендә үткәрелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның районара табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов хәбәр итте.

"Хәзерге вакытта Куйбышев сусаклагычының яр буе саклау зонасында 110 гектар мәйданда коммуналь суларны чистартудан калган калдыклар җыелып ята. Бу экологиягә зыян китерергә мөмкин. Бу "бомба" берәр кайчан шартлаячак. Ә янәшәдә Победилово, Отары бистәләре, анда 10 меңләп кеше яши. Бу сәнәгать зонасында әле вакытлыча эшләүчеләр дә бар. Шуңа күрә без "Водоканал" оешмасына карата, Идел яр буена калдыкларны китереп ташлауны туктату турында дәгъва белән мөрәҗәгать иттек. Иделгә кадәр 10 гына метр. Әгәр су басу нәтиҗәсендә яр буе ялгыш ишелсә, бөтен пычрак калдыклар суга эләгергә мөмкиннәр. Идел бит су чыганагы, Казан өчен генә түгел, Самара, Волгоград өчен дә", - дип белдерде прокурор.

Ул биредә объектның тиешле гидроизоляциясез 70 елларда төзелгәнен, тирәнлеге 6 метрга кадәр, сусаклагычтан 10 метр ераклыкта урнашканын әйтте.

Илсур Гыйльметдинов әйтүенчә, дәгъва гаризасының таләпләре үтәлү нәтиҗәсендә, "Водоканал" оешмасы махсус завод төзелеше буенча проект ясаган. Тик ул проектка карата прокуратураның кайбер кисәтүләре булуын әйтте. "Проект үзе коммуналь агым суларын чистарту нәтиҗәсендә барлыкка килгән калдыкларны чистартуны күздә тота. Аерым алганда, проектның экология бүлегендә җитешсезлекләр бар иде, ягъни калдыкларны утильләштерү юллары күрсәтелмәгән иде. Проектларга карата кисәтүләрне исәпкә алып, экологик экспертиза нәтиҗәләре игътибарга алынып, проект эшләнеп бетәр дип уйлыйм.Җәмәгать тыңлаулары, экологик экспертиза узгач, шул заводны төзи башларлар дип көтәбез", - ди ул. Аның сүзләренчә, завод 2019 ел эчендә төзелеп бетәргә тиеш. Моның өчен 1,5 млрд сум акча сарыф итү ниятләнә.

Җәмәгать тыңлаулары турында ул: "Гражданнар позициясе һәрвкыт әһәмияткә ия, чөнки завод "Водоканал" заводы территориясендә урнашачак. Барыбер кешеләр фикерен исәпкә алмыйча мондый зур проект буенча карар кабул итәргә ярамый. Бу кешеләр табигатьне, җирлекне белеп, проектантлар исәпкә алмаган кайбер әйберләрне тәкъдим итәргә мөмкиннәр", - диде Илсур Гыйльметдинов.

Әлегә калдыкларны бирегә китереп ташлау тыелган. "Бу инде экологик вазгыятьне берникадәр яхшыртачак, атмосферага ис чыгу кимеячәк", - ди прокурор. Алга таба бу җирне рекультивацияләү көтелә.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10