ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайда 4 меңнән артык бала төрле лагерьларда ял итәчәк
Арча кызы КФУның “Каурый каләм” бәйгесендә Гран-при иясе булды
Республика программасы нигезендә Әтнә районы юлларын яктырталар
Кукмараның Туеш микрорайонында ачылган мәчет – районда 76нчы дин йорты
“Буа: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады

Җәмгыять

Азнакай егетләре хәрби хезмәткә җыена

20 апрель 2018, 04:00

Бу көнне комиссияне ике дистәгә якын егет үтте.

(Азнакай, 20 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакай егетләре хәрби хезмәткә җыена. Комиссия үтәргә җыелган егетләрнең күңелләре көр. Аның бер генә ел булуы, эшкә урнашканда хәрби билетның да роль уйнавы, хәрбиләр тормышындагы уңай үзгәрешләр, тәгаен, үз йогынтысын ясыйдыр, дип яза җирле басма.

–Актүбә 3 нче мәктәбен тәмамлап, Бөгелмә төзелеш көллиятендә бораулау җайланмалары машинисты белгечлеге алдым, – ди Алмаз Гаязов. – Спорт, музыка белән шөгыльләнәм, гер күтәрү буенча Татарстан чемпионы. Физик яктан да, рухи яктан да үземне ныгыган, солдат хезмәтенә әзер дип саныйм.

–Районның хезмәткә алынасы 400 гә якын егете бүгенге көндә медицина тикшерүе үтә. Язгы чакырылышта 60 ка якын егетебез армия сафларына, аларның яртысы районыбыз белән шефлык итүче Самара хәрби частенә китәчәк, – диде комиссиянең беренче утырышына рәислек иткән район Советы апппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин. – Илебез иминлеген сакларга әзер менә шундый асыл егетләр үстергән әти-әниләргә рәхмәтлебез. Егетләребез чыныгып, тәҗрибә туплап, районның исән-сау әйләнеп кайтсыннар!

Республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеев хәрби хезмәткә бары тик белемле, белгечлеге булганнарның гына алыначагын әйтте. Егетләргә сайлау иреге дә бирелә: бер еллык сроклы хезмәт яки аны контракт нигезендә ике ел үтү, бу очракта инде хезмәт хакы да түләнә. Әйтик, хәзерге вакытта районыбызның ике егете контракт нигезендә Мурманскида хезмәт итә, 2 айга ялга да кайтып киткәннәр. Рәдиф Әнәс улы быелгы чакырылыштагы яңалыкларга да тукталды. Аларның берсе – әлегәчә сәламәтлеге чикле булу аркасында армиягә алынмый калган, хәзер инде үзен яхшы хис иткәннәрнең теләкләре булса, хәрби хезмәткә китә алуы.

–Яше җиткән, әмма белгечлеге булмаган егетләрне Түбән Камага ДОССАФка укырга җибәрәбез, – ди бүлек начальнигы. – Уку да, яшәү дә бушлай. Шофер һөнәренә һәрчак мохтаҗлык бар, армиягә дә кирәк алар.

Бу көнне комиссияне ике дистәгә якын егет үтте. Аларның барысы да югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларын тәмамлаган, яки тәмамлап килә. Иң мөһиме – хәрби хезмәткә һәммәсе кирәк дип кенә түгел, аны изге бурычы санап, үз теләге белән китүен белдерә, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10