ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайда 4 меңнән артык бала төрле лагерьларда ял итәчәк
Арча кызы КФУның “Каурый каләм” бәйгесендә Гран-при иясе булды
Республика программасы нигезендә Әтнә районы юлларын яктырталар
Кукмараның Туеш микрорайонында ачылган мәчет – районда 76нчы дин йорты
“Буа: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады

Хәвеф-хәтәр

Балык Бистәсендәге Күгәрчен авылын су басу куркынычы яный

19 апрель 2018, 18:53 , Фото: mchs.tatarstan.ru

Балык Бистәсендәге Күгәрчен авылын су басу куркынычы яный Су басу авылның 1300дән артык кешесенә зыян салырга мөмкин.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Балык Бистәсендәге Күгәрчен авылына су басу куркынычы яный. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген көндез мониторинг вакытында буа корылмасы торбасы янында җирнең юылып ашалганлыгы ачыкланган. Плотинадан Түбән Тимерлек авылына җирле юл уза.
Балык Бистәсе янгын-коткару гарнизоны оператив төркеме әлеге районда буаның төзек калуына шик белдергән.

Буа ерылу куркынычын булдырмас өчен, биредә йөк транспорты хәрәкәте вакытлыча чикләнгән. Урында полицейскйлар кизү тора, ә белгечләр тиешле чаралар күрү белән мәшгуль.

Түбән Тимерлек авылында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен җирле юл-патруль отряды һәм янгынга каршы хезмәт посты эшли.

Буа китә калса, түбәндәрәк утырган Күгәрчен авылын су басу куркынычы зур. Авылда 1300дән артык кеше яши.

Биредә эшләрне башкару һәм буа киткән очракта килгән зыянны бетерү өчен, 656 кешедән команда һәм 119 техника берәмлеге әзерләнгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе авыл халкына алдан ук документларын һәм кирәк-яракны әзерләп куярга, базлардан азык-төлекне чыгарып, югарырак урынга куярга, терлек-туарны куркынычсыз урынга урнаштырырга киңәш итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10