ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Шура" журналының чираттагы саны Рамазан аена багышлана
Казандагы төнге авариядә полиция өлкән лейтенанты 42 яшьлек Юрий Матренин һәлак булган
Әхмәт Мәзһәров: Татар телен белү миңа нык ярдәм итте
Казанда юл инспекторы һәлак булган авария видеосы чыкты
Чаллыда ир-ат үз фатирында янып үлгән

Мәдәният

Мәдәни мирас объектларында саклау зонасын булдыру өчен 15 млн сумнан артык акча кирәк

17 апрель 2018, 12:19 , Фото: Рамиль Гали

Мәдәни мирас объектларында саклау зонасын булдыру өчен 15 млн сумнан артык акча кирәк Бер объектның саклау зонасын булдыруга 33 мең 143 сум акча кирәк.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 464 мәдәни мирас объекты өчен саклау зоналары кирәк. Бу максатларга Татарстан бюджетыннан өстәмә 15,4 млн сум акча кирәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәдәният министры урынбасары Светлана Персова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, "Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында" законга үзгәрешләр кертү турында закон кабул ителү республика бюджетыннан өстәмә финанслау сораячак.

Тәкъдим ителгән закон проекты федераль закондагы үзгәрешләр нигезендә, мәдәни мирас объектларын саклау, куллану, популярлаштыру һәм дәүләт сагы белән тәэмин итү өлкәсендә вәкаләтләрне актуальләштерү максатларында эшләнгән.
2017 елның 29 июленнән "Россия Федерациясе халыкларының (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) мәдәни мирас объектлары турында" Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында" положениеләрне исәпкә алып, мәдәни мирас объектларын саклау органы вәкаләтләре киңәйтелә. Бу вәкаләтләргә объектларның саклау зоналары чикләре урнашкан урынны текст һәм график сурәтләү акты белән раслауны кертү кирәк. Бу күчемсез милек бердәм дәүләт реестрын алып бару, мәдәни мирас объектларын саклау зоналары чикләрендәге җирләрне куллану режимы өчен кирәк.

Светлана Персова әйтүенчә, Татарстанда федераль, төбәк һәм җирле әһәмияткә ия барлыгы 1,5 меңнән артык объект исәпләнә. Мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклау буенча вәкаләтләрне Татарстан Мәдәният министрлыгы башкара. Бер объектның саклау зонасын булдыруга 33 мең 143 сум акча кирәк. Бу суммага геодезия эшләре, мәдәни мирас объектларының саклау зоналары схемаларын төзү, XML-файл эшләү керә.

2018 елда республикада мәдәни мирас объектларын саклау зоналары турында күчемсез милекнең бердәм реестрына мәгълүматлар кертү өчен бюджеттан 7,7 млн сум акча бүлеп бирү каралган. Фикер алышудан соң комитет Дәүләт Советына закон проектын беренче һәм өченче укылышларда кабул итүне тәкъдим итте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10