(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Казанның «Черек күл» паркында вандаллар фонарьларны ваткан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Әлеге хәл кичә шәһәрдәге иң танылган паркларның берсендә булган.
Паркның уртасында тугыз фонарьны челпәрәмә китергәннәр.
Хәзерге вакытта урында тикшерү-оператив төркеме эшли. Полицейскийлар видеокамералардагы язмаларны карап, җинаятьне үз күзләре белән күргән кешеләргә мөрәҗәгать итәчәк.