ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казандагы төнге авариядә полиция өлкән лейтенанты 42 яшьлек Юрий Матренин һәлак булган
Әхмәт Мәзһәров: Татар телен белү миңа нык ярдәм итте
Казанда юл инспекторы һәлак булган авария видеосы чыкты
Чаллыда ир-ат үз фатирында янып үлгән
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Экспорт советын төзеде

Мәдәният

Бүген Зиннур Мансуровка “Төрки дөньяда елның әдәбият кешесе” премиясе тапшырыла

17 апрель 2018, 09:22 , Фото: Рамиль Гали

Бүген Зиннур Мансуровка “Төрки дөньяда елның әдәбият кешесе” премиясе тапшырыла Төркиядә IX төрки дөнья әдәбият журналлары конгрессы башлана.

(Истанбул, 17 апрель, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген шагыйрь һәм публицист, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуровка “Төрки дөньяда елның әдәбият кешесе” премиясе тапшырылачак. “Бу истәлекле вакыйга IX Төрки дөнья әдәбият журналлары конгрессы кысаларында үтә, дип хәбәр итте Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглу “Татар-информ” хәбәрчесенә.

2018 елның төрки дөнья башкаласы игълан ителгән Кастамонуда IX Төрки дөнья әдәбият журналлары конгрессы башлана. Ачылу тантанасында Кастамону губернаторы Яшар Карадениз, шәһәр мэры Таһсин Бабаш, ТӨРКСОЙ халыкара төрки мәдәният оешмасы җитәкчесе Дүсән Касеинов, Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглуның сәламләү нотыгы белән чыгулары көтелә.

Чарага Азәрбайҗан, Башкортстан, Дагыстан, Гагаузия, Ирак, Иран, Карачай–Балкар, Казахстан, Кыргызстан, Кырым, Косова, Македония, Төньяк Кипр, Үзбәкстан кебек 17 илнең 28 әдәби журналлары баш мөхәррирләре катнаша.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, Татар-ПЕН үзәге рәисе, шагыйрь һәм публицист Зиннур Мансуров тәкъдим итә.

IX төрки дөнья әдәбият журналлары конгрессы эшчәнлеге 19 апрельдә төгәлләнә.

Искәртеп үтәбез, узган елның төрки дөнья мәдәнияте башкаласы булган Төркестанда үткәрелегән Төрки дөнья әдәби журналларының конгрессында Татарстан шагыйре, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Зиннур Мансуровны “2018 елның әдәбият кешесе” итеп игълан итү һәм төрки дөньяны аның тормышы һәм иҗады белән таныштыру турында карар алынган иде. Шул җәһәттән Евразия берлеге тарафыннан нәшер ителә торган “Кардәш каләмнәр” (Kardeş Kalemler) җурналының 133 нче, ягъни, быелгы беренче саны милләттәшебез, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге премия иясе Зиннур Мансуровка багышланды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10