ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казандагы төнге авариядә полиция өлкән лейтенанты 42 яшьлек Юрий Матренин һәлак булган
Әхмәт Мәзһәров: Татар телен белү миңа нык ярдәм итте
Казанда юл инспекторы һәлак булган авария видеосы чыкты
Чаллыда ир-ат үз фатирында янып үлгән
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Экспорт советын төзеде

Дин

Азнакайда иң яхшы Коръән укучыга хаҗга юллама бирелде

17 апрель 2018, 08:13

Азнакайда иң яхшы Коръән укучыга хаҗга юллама бирелде Икенче урынны яулаучылар - ноутбук, өченче урынны яулаучылар планшет белән бүләкләнде.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). Азнакайда иң яхшы Коръән укучыга хаҗга юллама бирелде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татар-информ" алдан хәбәр иткәнчә, Азнакай шәһәренең Мәдәният сараенда “Әсләм” Коръән укучылар төбәкара конкурсы узды. Әлеге бәйгене әтиләре Әсләм Шакиров истәлегенә бертуган Шакировлар башлангычы белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте катнашында Азнакай муниципаль районы администрациясе, Татарстанның көньяк-көнчыгыш казыяте, Азнакай шәһәре һәм Азнакай районы мөхтәсибәте үткәрде.

Төп таләп - конкурсантларның тәҗвид кагыйдәләре белән Кәлам шәрифнең соңгы ике һәм соңгы дүрт җүзен белүләре.

Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләреннән 31 катнашучы Коръән-Кәрим сүрәләрен яттан белү буенча көч сынашты. Катнашучылар арасында балалар күп иде, иң кечкенәсенә - 7 яшь.

Беренче урыннарны яулаучылар хаҗга һәм гомрәгә юллама белән бүләкләнделәр. Икенче урынга - ноутбук, өченчегә - планшет.

Җиңүчеләр түбәндәгечә:

4 җүз номинациясендә:

1 урын - Гыйззәтуллин Алмаз (Әгерҗе) - хаҗга юллама;

2 урын - Зарипов Исмәгыйль (Азнакай), 3 урын Шәйхиев Илсур (Балтач).

2 җүз номинациясендә:
1 урын Рәупов Булат (Лениногорск) - гомрәгә юллама,
2 урын Әүхәдиев Габдрахман (Сарман), 3 урын - Әхмәтҗанов Ислам 11яшь (Казан).

Шулай ук, Коръән уку конкурсы шимбә көнне Югары Осланның җәмигъ мәчетендә узды. Жюри әгъзалары составына югары мөселман белеме булган имамнар, мәчет каршында оештырылган курс укытучылары керде. Катнашучылар өч төркемгә бүленде: балалар, ир-атлар һәм хатын-кызлар. Катнашучылар ике номинация буенча ярыштылар: билетлар буенча Коръәнне һәм катнашучылар теләге белән Коръән сүрәләрен дөрес итеп уку. Викторина нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр. Чара күмәк намаз уку белән тәмамланды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10