ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ялтада “Мөселман илләре журналистлары цивилизацияләр партнерлыгы” халыкара форумы башланды
Татарстанда 700дән артык ана айлык пособие алачак
Казанда Ркаил Зәйдулланың яңа шигырь китабы тәкъдим ителә
Казанда “Милләт аналары” хакында сөйләштеләр
Автосервис өчен җир сатып алып, уңышсызлыкка дучар булган эшмәкәр Президентка зарланды

Хәвеф-хәтәр

Массакүләм матбугат чараларында “Зимняя вишня”да чыккан янгын сәбәбен атадылар

16 апрель 2018, 20:47

Әгәр дә вентиляцияне сүндергән булсалар, янгын таралмаган булыр иде.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгын сәбәбе -  дүртенче катта балалар уен зонасы өстендәге электр үткәргечтә кыска ялганыш булу, дип яза “Коммерсантъ”.

Кыска ялганыш түбәдән су агу нәтиҗәсендә булган. Түбәдәге җыештырып алынмаган кар эри башлап, сулары үткәргечкә тамып торган, диелгән басма хәбәрендә.

Баштан балалар коры бассейны өстендәге пластик плафон янган, аннан ялкын бассейндагы поролон кубикларга сикергән.

Әгәр дә вентиляцияне сүндергән булсалар, янгынны җәелдермәскә мөмкин булган булыр иде, әмма аны эшләүче булмаган, дип белдергән басма.

Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә янгын 25 мартта булды. Анда 64 кешенең, шул исәптән 41 баланың гомере өзелде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10