ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ялтада “Мөселман илләре журналистлары цивилизацияләр партнерлыгы” халыкара форумы башланды
Татарстанда 700дән артык ана айлык пособие алачак
Казанда Ркаил Зәйдулланың яңа шигырь китабы тәкъдим ителә
Казанда “Милләт аналары” хакында сөйләштеләр
Автосервис өчен җир сатып алып, уңышсызлыкка дучар булган эшмәкәр Президентка зарланды

Мәдәният

"Дуслык күпере” фестивалендә катнашучылар Чиләбедә чыгыш ясый

16 апрель 2018, 20:33

18 апрель фестиваль Казанның “Пирамида” залында гала-концерт белән төгәлләнә.

(Чиләбе, 16 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 16 апрельдә Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале артистлары Чиләбедә чыгыш ясады.

Кичәдә татар-башкорт халык һәм эстрада җырларын башкардылар. Шулай ук биредә милли уен кораллары гармун, баян моңнары яңгырады.

Яшь җырчы Гөлназ Асаева фестивальне югары бәяләде һәм аның алга таба да дәвамлы булуын теләде.

“Фестивальнең бүген унберенче көне. Ике телдә - башкорт һәм татар җырларын башкарам. Фестивальнең тәмамлануын теләмим, ул дәвамлы булсын иде. Бу вакыт аралыгында күп тәҗрибә тупланды, яңа идеяләр барлыкка килде”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Фестивальдә татар-башкорт эстрадасы артистлары - Айдар Галимов, Фидан Гафаров, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Вәлиев, Раяз Фасыйхов, Илсөя Бәдретдинова, Иркә, Марсель Вәгыйзов, Илсаф, Алсу Әбелханова, "Ваһапов" фестивале җырчылары катнашты.

"Фестиваль кысаларында без татар-башкорт гореф-гадәтләрен олылыйбыз, мәдәниятен хөрмәтлибез. Бергәләп уртак дуслык күпере төзибез”, - ди җырчы Айсылу Габдинова.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль 18 апрельдә Казанның “Пирамида” залында гала-концерт белән төгәлләнә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10