ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ялтада “Мөселман илләре журналистлары цивилизацияләр партнерлыгы” халыкара форумы башланды
Татарстанда 700дән артык ана айлык пособие алачак
Казанда Ркаил Зәйдулланың яңа шигырь китабы тәкъдим ителә
Казанда “Милләт аналары” хакында сөйләштеләр
Автосервис өчен җир сатып алып, уңышсызлыкка дучар булган эшмәкәр Президентка зарланды

Фән һәм мәгариф

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчаларында ясле урыннары булдырачак

16 апрель 2018, 21:25 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчаларында ясле урыннары булдырачак Әлеге программа өчен 2018 — 2019 елларга федераль бюджеттан 500әр млн сум акча бүленгән.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчаларында ясле урыннары булдыру буенча программа әзерли. Әлеге программа өчен 2018 — 2019 елларга федераль бюджеттан 500 әр млн сум акча бүленгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима әйтте.

“Хәзерге вакытта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы профильле министрлыклар белән бергә ясле төркемнәре урыннары булдыру буенча программа эшли. Федераль Хөкүмәт тарафыннан өч яшькә кадәрге балалар өчен шундый төркемнәр булдыру бурычы куелды. Әлеге программа өчен 2018 — 2019 елларга федераль бюджеттан һәр елга 500 әр млн сум акча бүленгән” , – диде докладчы.

Лариса Сулима шулай ук 2013 – 2017 елларда Татарстанда 30 меңнән артык мәктәпкәчә өстәмә урын булдырылуын, 158 яңа балалар бакчасы төзелүен җиткерде. “Соңгы елда гына да мәктәпкәчә оешма өчен 56 бина төзекләндерелде. Балалар бакчаларында өстәмә 86 төркем булдырылды. Бу максаттан республика бюджетыннан 10 млрд сумнан артык акча бүленде. 3 млрд сум федераль бюджет акчасы җәлеп ителде, – дип сөйләде ул.

Министр урынбасары 2016 – 2017 елларда республикада 880 урынга җиде балалар бакчасы сафка басуын әйтте. Аларның өчесе Казанда, калганнары Буада, Кукмарада, Биектауда, Арчада. Моннан тыш, эшләп килүче бакчаларда 645 өстәмә урын булдырылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10