ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ялтада “Мөселман илләре журналистлары цивилизацияләр партнерлыгы” халыкара форумы башланды
Татарстанда 700дән артык ана айлык пособие алачак
Казанда Ркаил Зәйдулланың яңа шигырь китабы тәкъдим ителә
Казанда “Милләт аналары” хакында сөйләштеләр
Автосервис өчен җир сатып алып, уңышсызлыкка дучар булган эшмәкәр Президентка зарланды

Мәдәният

Алисә Спиридонова керәшен яшьләре форумы киләчәктә дә узарга тиеш дип саный

16 апрель 2018, 21:04

Алисә Спиридонова керәшен яшьләре форумы киләчәктә дә узарга тиеш дип саный Бу хакта керәшен яшьләре форумының җитәкчесе делегатларның бәйрәм концертында әйтеп узды.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Петровский бистәсенең “Регина” отелендә үткән керәшен яшьләренең IV форумы кысаларында керәшен яшьләре форумының җитәкчесе Алисә Спиридонова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә чара барышында форумның эшчәнлеге, керәшен гореф-гадәтләрен саклап калу һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.

“Мине икенче тапкыр керәшен яшьләренең җитәкчесе итеп сайладылар. Хәзер яшьләр ассамблеясендә эшләр күбәйде, алга таба тагын да активрак катнашачакбыз. Керәшен яшьләре инде олы керәшен төркеме эшчәнлегенә дә кушылды. Кайбер проектны үзебез алып бара башладык – ул “Айбагыр” лагере. Андагы барлык эшләүче кешеләр дә безнең форум кешеләре. Алар программаны җентекләп уйлап, балаларга тәкъдим итә, шулай итеп, яшүсмерләрне рәхәтләнеп ял иттерәбез: керәшен халкының фольклорын, тарихын өйрәтәбез. Башка проектлар да безнең кулда дип әйтергә була. Шул ук утыз яшькә кадәр һәр кеше катнаша ала торган “Туым Жондызы” фестивале, яшьләребез оештыру комитетында. Тагын да югары үрләргә менәргә тырышабыз, яңа проектлар планлаштырабыз, аларны да тормышка ашырырга омтылачакбыз”, – диде Алисә Спиридонова.

“Безнең керәшен яшьләре арасында Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә дә укучылар бар, алар авылларга экспедицияләргә йөри. Бу бер яктан караганда, керәшен традицияләрен саклап калуда яхшы күренеш булып тора. Мондый фестивальләр, форумнарның уздырылуы үзләре үк зур өлеш кертә дип уйлыйм. Икенче яктан, керәшен яшьләре форумга төрле төбәкләрдән килә, алар үзләренең якларында булган үзенчәлекләре белән монда уртаклаша. Делегатлар концертында да, әйтик, Балык Бистәсе керәшеннәре, Мамадыш керәшеннәре бар. Бөтенебез дә охшаш якларыбызны табып яки, киресенчә, аермалыкларны барлап, бер-беребезне тулырак өйрәнәбез. Шул рәвешле, керәшен традицияләрен саклап калабыз дип уйлыйм”, – диде Алисә Спиридонова.

Алисә Спиридонова киләчәктә керәшен яшьләре форумы узарга тиеш дигән фикердә: “Грантлар отып, форумны зурайтырга омтылабыз. Бишенче “юбилейный” форум да, киләсе форумнар да булыр дип өметләнәм”, – диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10