ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
20 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде
Арчада ат ярышы узды
Төркия Президенты аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдерде
Казан марафоны-2018 җиңүчеләре билгеле булды

Мәдәният

Истанбулда Рудольф Нуриев һәм аның хыялындагы утрау турында документаль фильм күрсәтелде

16 апрель 2018, 16:15

Истанбулда Рудольф Нуриев һәм аның хыялындагы утрау турында документаль фильм күрсәтелде “Рудольф Нуриев: хыялларының утравы” фильмында атаклы биюченең Төркия белән бәйләнешләре аңлатыла.

(Истанбул, 16 апрель, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Истанбулның иң мәшһүр кинотеатрларының берсендә милләтәшебез, дөньякүләм танылган балет биючесе Рудольф Нуриев турында документаль фильм күрсәтелде. Ул тамашачыларга “Катадром” мәдәният, сәнгать һәм иҗтимагый сәясәт җәмгыяте тарафыннан оештырылган VI Халыкара үзенчәлекле перспектив фильмнар (Changing Perspectives Film Festival)” фестивале кысаларында тәкъдим ителде.

“Рудолф Нуриев: хыялларының утравы” дип аталган бу әсәрнең сценарий авторы - фильмнар җитештерү ширкәте ”Киноглаз”ның җитәкчесе Евгения Тирдатова. Ул шулай ук төрек рижессеры Нурдан Тәкәкоглу белән уртак режиссерлык вазифасын да үтәгән. Фильмның директоры – Төркиянең атаклы журналисты һәм кинорежиссеры Орхан Тәкәоглу.

“Рудольф Нуриев: хыялларының утравы” фильмында атаклы биюченең Төркия белән бәйләнешләре аңлатыла. Рудольф Нуриев 1980-1992 еллар арасында Төркиягә елына 3-4 мәртәбә килеп китә торган булган. Ял итәр өчен Төркия диңгезен, ярларын бик яраткан. Хәтта Әгәй белән Урта диңгез кисешкән урындагы Фәтхия шәһәре якыннарындагы Көймәчеләр утравын сатып алырга теләгән. Әлеге утрауда V–XIII гасырларда Византия һәм Рим Империясе чорында төзелгән Газиз Никола (St Nicholas) чиркәве, өйләр, тоннельләр, азык-төлек складлары, сусаклагычларның хәрабәләре саклана. Тарих һәм мәдәнияткә мөкиббән Р.Нуриевнең күңелен әнә шундый истәлекле урыннар тарта торган булган. Аның Төркиядә үткәргән көннәрен, утрауны эзләп йөрүләрен, тапкач, утрау буенча сәяхәт кылуларын, яр буендагы төрек авылларында кунак булуын, Истанбул урамнарында гизүен, тарихи мәчетләрне, музейларны тамаша кылуын, борынгы “Капалы чаршы” базарында келәмнәр сайлавын төрек дусты, VIP Туризм ширкәтенең идарә комитеты президенты Ясемин Пиринчҗиоглу видеога төшереп барган. 90 минутлык фильм Ясемин ханымның Нуриевнең Төркия белән элемтәләрен аңлатуына корылып эшләнгән һәм анда әлеге кадрлар да кулланылган. Ясемин Пиринчҗиоглу якташыбыз, даһи биюченең Төркиягә булган мәхәббәтен, аның төрек мәдәниятенә, хан сарайларындагы тормышка мөкиббәнлеген аңлаткан. Әсәрдә шулай ук Рудольф Нуриевнең Төркиядәге дуслары “ZİHNİ” холдинг хуҗасы Асаф Гүнәри, эшкуар Метин Фадыллыоглу, архитектор Зәйнәп Фадыллыоглу белән әңгәмәләр урын алган. Истанбулга һәр килүендә “Капалы Чаршы” базарында келәмнәр сатып алган кибет хуҗасы, Төркиянең күренекле балет биючеләре Хулья Аксулар һәм Нилай Яшелтәпә дә Р.Нуриев хакындагы истәлекләре белән уртаклашканнар. Төркиягә ял итәргә килгәч, Рудольф Нуриев Ясемин Пиринчҗиоглуның Әгәй диңгезе буендагы дачасында туктала торган булган. Документаль фильм өчен әлеге дачага Италиядән Рудольф Нуриевнең якын хезмәттәшләре: күренекле сәхнә дизайнеры, шул ук вакытта мәрхүмнең кабер ташын иҗат итүче Эцио Фригерио һәм Оскар премиясе иясе костюм дизайнеры Франка Сквартиано чакырылган. Алар атаклы биюченең иҗаты, кешелеге, сәнгать зәвыгы турында кызыклы фикерләрен җиткергәннәр. Тулаем алганда, документаль фильмда Р.Нуриевнең киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган яклары ачылган.

“Рудольф Нуриев: хыялларының утравы” фильмы 2015 елда төшерелә башлый, 2016 елда тәмамлана. Беренче тапкыр тамашачыларга “IV Алтын чынар Кайсери” фильм фестивалендә тәкъдим ителә. Шул ук елны XXXXXIII Халыкара Анталия фильм фестивалендә күрсәтелә. Хәзер исә ел дәвамында VI халыкара үзенчәлекле перспектив фильмнар фестивале кысаларында Берлин (Германия), Ванкувер (Канада), Джокьякарта (Индонезия), Нью-Йорк (АКШ) кебек дөньяга танылган шәһәрләрнең кинотеатрларында күрсәтеләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10