ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган
Дөнья чемпионаты вакытында Казанга автобуслар керү чикләнә
Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары
24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Хәвеф-хәтәр

Язгы ташу, гадәттә, бер атна дәвам итә – Гидрометеорология идарәсе

16 апрель 2018, 15:06 , Фото: mchs.tatarstan.ru

Язгы ташу, гадәттә, бер атна дәвам итә – Гидрометеорология идарәсе “Су өч көн күтәрелә, өч көннән соң кими башлый дигән сүзләр – халык ышануы гына”, ди ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идәрәсенең

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Язгы ташу, гадәттә, бер атна дәвам итә. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идәрәсенең гидрология бүлеге башлыгы Алексей Соколов әйтте.

Искәртеп үтик, “Татар-информ” язгы ташудан зыян күргән Апас районы Чирү авылы турында язма әзерләгән иде. Авыл халкы “Татар-информ” хәбәрчесенә:“Бабайлар әйтүе буенча, су өч көн күтәрелә, өч көн кими. Менә бүген өченче көне”, – дигән иде.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идәрәсенең гидрология бүлеге башлыгы ташуның әлеге “кагыйдә”сен кире какты.

Бу - халык ышануы гына. Өлкәннәр кар әз булса, су күп була дип тә әйтә. Моны әле ничек тә булса аңлатып була. Кар тиз эресә, ташу кинәт төшә. Ә язын елгаларда суның өч көн күтәрелеп, аннан соң кими башлавы дөреслеккә туры килми. Язгы ташу, гадәттә, 5-7 көн дәвам итә”, – диде Соколов.

Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстанның алты районын язгы ташу баскан, республикада язгы ташуның икенче дулкыны көтелә, Татарстанда язгы ташу вакытында эвакуация таләп ителмәгән һәм Татарстанда 1979 елгы кебек язгы ташу булмаячак, Казанга язгы ташу сулары янамый дип тә язган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10