ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Быел Казан марафоны допинг-тест үткәрмәде
“Әкият” курчак театры дөнья чемпионаты көннәрендә ике татарча спектакль күрсәтә
“Зәкят” хәйрия фонды 3000 кешегә ифтар үткәрә
Чаллыда балалар һәм яшьләр оешмалары 72 тонна макулатура җыйган
Р.Миңнеханов Париж делегациясенә: Республикага килүегез - хезмәттәшлек өчен яхшы этәргеч

Җәмгыять

Казанда урман-парк яшел зонасы булдыру турында җәмәгать тыңлаулары узачак

16 апрель 2018, 15:37

Чарада хакимият органнары вәкилләре, экспертлар фәнни җәмгыяте һәм шәһәр кешеләре катнаша.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Казанда урман-парк яшел зонасы булдыру турында җәмәгать тыңлаулары узачак, дип хәбәр итә ТР Иҗтимагый палатасы матбугат хезмәте.

Тыңлауларда шәһәрнең кайсы урман участоклары урман-парк яшел зоналарына керәчәге, шулай ук утыртылган агачларның торышы һәм Казанга чиктәш муниципаль район территорияләрен яшелләндерү хакында фикер алышачаклар.

Чарада ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, ТР Иҗтимагый палатасының Икътисади үсеш, гражданнар эшчәнлеге инфраструктурасы комиссиясе рәисе Айрат Гыймадетдинов һ.б. катнаша.

Тыңлаулар 18 апрельдә ТР Фәннәр академиясе актлар залында узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10