ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казандагы төнге авариядә полиция өлкән лейтенанты 42 яшьлек Юрий Матренин һәлак булган
Әхмәт Мәзһәров: Татар телен белү миңа нык ярдәм итте
Казанда юл инспекторы һәлак булган авария видеосы чыкты
Чаллыда ир-ат үз фатирында янып үлгән
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Экспорт советын төзеде

Җәмгыять

Йошкар-Олага төбәк тарихын барлаучылар җыела

15 апрель 2018, 13:33

18 апрельдә Йошкар-Олада “Авыл тарихы – Рәсәй тарихы. Татар халкының рухи байлыгын саклауда ислам диненең роле” төбәкара фәнни-гамәли конференция уза.

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). 18 апрельдә Йошкар-Олага төбәк тарихын барлаучылар “Авыл тарихы – Рәсәй тарихы. Татар халкының рухи байлыгын саклауда ислам диненең роле” төбәкара фәнни-гамәли конференциясенә җыела. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Конференцияне Марий Эл Мәдәният, матбугат һәм милли эшләр буенча министрлыгы, шулай ук Мәгариф һәм фән минстрлыгы, Милли һәм конфессиональ тикшеренүләр үзәге, республика мөселманнарының Диния нәзарәте һәм башка оешмалар оештыра.

Конференциядә катнашу өчен төбәкне өйрәнүчеләр, тарихчылар, тарих укытучылары һәм укучылар, дин, җәмәгать эшлеклеләре һәм башка кызыксынучылар чакырыла.

Конференция 18 апрельдә Йошкар-Ола шәһәренең “Татар мәдәнияте республика үзәгендә” узачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10