ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казандагы төнге авариядә полиция өлкән лейтенанты 42 яшьлек Юрий Матренин һәлак булган
Әхмәт Мәзһәров: Татар телен белү миңа нык ярдәм итте
Казанда юл инспекторы һәлак булган авария видеосы чыкты
Чаллыда ир-ат үз фатирында янып үлгән
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Экспорт советын төзеде

Дин

Шиһабетдин Мәрҗанинең моңа кадәр басылмаган әсәрләрен нәшер итәчәкләр

15 апрель 2018, 14:38

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр советы рәисе, мөфти шейх Равил Гайнетдин Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеген кабул итте.

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Шиһабетдин Мәрҗанинең моңа кадәр басылмаган әсәрләрен нәшер итәләр. Бу хакта Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин һәм тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов, шулай ук Россиядә Шиһабетдин Мәрҗани тормышын һәм иҗатын өйрәнүдә әйдәп баручы философия фәннәре докторы Айдар Юзеев  сөйләштеләр. Бу хакта Россия мөселманнары рәсми сайты хәбәр итә.

Очрашуда шулай ук Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов катнашты.

Очрашуда Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлап Мәскәүдә көзен узачак фәнни-дини конференциягә әезрлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Шулай ук төп игътибар бөек татар дин белгеченең басылмаган язмаларына бирелә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10