ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әхмәт Мәзһәров: Татар телен белү миңа нык ярдәм итте
Казанда юл инспекторы һәлак булган авария видеосы чыкты
Чаллыда ир-ат үз фатирында янып үлгән
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Экспорт советын төзеде
М.Садыйков Республика онкология диспансеры коллективын яңа баш табиб белән таныштырды

Җәмгыять

Әлмәттә Тукай шигырьләрен татар, рус һәм инглиз телләрендә укыйлар

15 апрель 2018, 10:43 , Фото: dumrt.ru

Әлмәттә Тукай шигырьләрен татар, рус һәм инглиз телләрендә укыйлар Әлмәт Үзәк мәчете “Без – Тукай оныклары” дип исемләнгән III шигырь укучылар конкурсы оештыра.

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). 29 апрельдә Әлмәт Үзәк мәчетендә “Без – Тукай оныклары” дип исемләнгән III шигырь укучылар конкурсы оештырылачак. Конкурста катнашучылар Тукай шигырьләрен татар, рус һәм инглиз телләрендә укыйлар. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел саен уза торган әлеге чара Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан татар халкының атаклы шагыйре Габдулла Тукайны искә алу уңаеннан үткәрелә. Конкурста катнашу өчен Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районында яшәүче 15 яшькә кадәрге балалар чакырыла.

Бәйге ике номинациядә үткәрелә: “Тукай шигъриятен яхшы белүчеләр” – комиссия тарафыннан укылган шигъри өзекләр буенча шагыйрьнең иҗатына караган шигырьнең исемен дөрес итеп әйтеп бирә белү; “Шигъриятне яратучылар” – шагыйрьнең бер шигырен татар, рус яки инглиз телләрендә яттан сөйли белү.

Призлы урыннарны яулаучылар кыйммәтле бүләкләр һәм катнашучы дипломнары белән бүләкләнәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10