ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Резеда Хәева: Спиртлы эчемлекләр куллану кешедә 60 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин
Хәлил Шәйхетдинов: Татарстан җыелма командасының бурычы - мактау пьедесталына эләгү
Телне куллану иреклелеген өйрәнү иреклелеге белән алмаштырырга җыеналар кебек - депутат
Зөһрə Шəрифуллина: Татар шəхеслəренең исемнəрен агач утыртып кына да мəңгелəштереп була
Татарстанның Яшел Үзән районында тепловозга ут капкан

Фән һәм мәгариф

Әлки районының Юхмачы мәктәбе укучысы Шамил Әхмәтшин “Артек”ка юллама белән бүләкләнде

14 апрель 2018, 08:00

Әлки районының Юхмачы мәктәбе укучысы Шамил Әхмәтшин “Артек”ка юллама белән бүләкләнде 6 сыйныф укучысы “Тормыш агачы” төбәкара фәнни-тикшеренү проектлары фестивале җиңүчесе булды.

(Әлки, 14 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Зөлфия Гыймадиева).  Әлки районының Юхмачы мәктәбе укучысы Шамил Әхмәтшин кондызлар турындагы эше белән төбәкара фәнни-тикшеренү проектлары фестивале җиңүчесе булды һәм “Артек”ка юллама белән бүләкләнде, дип яза район газетасы.

Юхмачы урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Шамил Әхмәтшин “Тормыш агачы” төбәкара фәнни-тикшеренү проектлары фестивале җиңүчесе булды.

Шамил конкурста “Кондызлар – елгада яшәүче төзүчеләр” дигән хезмәте белән катнашты. Тикшеренү эшендә аңа биология укытучысы Алсинә Әхмәтшина юнәлеш бирде.
Җәйге каникул вакытында Шамил, барлык авыл балалары кебек, әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә булыша. Ул сыерлар, сарыклар көтәргә дә ярдәм итә. Малай яшәгән Татар Чиябашы авылы аша Шия елгасы ага. Тар һәм сай бу елганың суы җәй уртасында бөтенләй диярлек кибә. Авылда күлләр дә юк.

Шулай итеп, кызу җәйдә көтүдәге терлекләрне эчерергә урын калмый. Авыл өчен бу чын проблема. Берсендә алар малларны Рус Чиябашына куып китәләр. Бу авылда хәзер дүрт кенә гаилә яши инде. Биредә елгада суның күп булуы Шамилне чын-чынлап гаҗәпләндерә. Моның сәбәбен беләсе килеп, малай елга яры буйлап китә. Һәм менә аның каршында буа “үсеп чыга”. Кеше корыган ботаклар, бүрәнәләр ташып мондый буа ясамас иде, кем соң елганы болай бүлеп куйган икән? Узган җәйдә монда берни юк иде бит. Буаны кондызлар төзегән булып чыга. Кызыксынып китеп, Шамил әнисе белән безнең якларда кондызларның яшәү рәвешен һәм үзенчәлекләрен өйрәнә башлыйлар.

Конкурска 3 меңнән артык проект кабул ителгән, Шамилнең эше җиңүчеләр арасына кергән. Ул “Артек” халыкара балалар үзәгенә тематик сменага юллама белән бүләкләнде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10