ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Җәмгыять, Авыл

Татарстанда ашлык сыйфатын тикшерү тискәре күрсәткечләр биргән

14 апрель 2018, 10:48 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Татарстанда ашлык сыйфатын тикшерү тискәре күрсәткечләр биргән 106,1 тонна бөртеклеләрнең 10,2 тоннасы начар сыйфатлы булып чыккан.

(Казан, 14 апрель, "Татар-информ"). 2018 елның 1 кварталында «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре 1362 партия ашлык һәм аның эшләнмәләрен тикшерделәр һәм аларның сыйфатын бәяләделәр. Аның гомуми массасы 106,1 мең тонна тәшкил итә. 14 мең тикшерү уздырылды, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге.

Тикшерү нәтиҗәсендә 10,2 мең тонна начар сыйфатлы продукция ачыкланды. Шул исәптән: чит ис кергән ашлык – 4,2 мең тонна, корткычлардан зарарланган икмәк запасы – 1,2 мең тонна, иминлек күрсәтечләре буенча максималь рөхсәт ителә торган норма (МДУ) артып киткән ашлык – 90 тонна, макроикътисадый күрсәткечләргә (НД) һәм башка күрсәткечләргә туры килми торган продукция – 4,8 мең тонна. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10