ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Туган телләрне ихтыяри өйрәнү турында закон проекты яхшылыкка илтмәячәк – депутат
Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды
Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре белән бара
Рөстәм Миңнеханов Кариев театрының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты
Сергач татарлары татарча диктант язарга әзерләнә

Җәмгыять, Татар дөньясы

Тәбрис Яруллин “Керәшен чибәре” бәйгесе җиңүчесен “Татар кызы”нда катнашырга чакырды

13 апрель 2018, 16:39 , Фото: Александр Эшкинин

Тәбрис Яруллин “Керәшен чибәре” бәйгесе җиңүчесен “Татар кызы”нда катнашырга чакырды
Яшьләр лидеры августта Бөтендөнья татар яшьләре форумы көннәрендә “Татар кызы” халыкара бәйгесенең ярымфиналы узачагын әйтте.

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин “Керәшен чибәре” бәйгесе җиңүчесен “Татар кызы” халыкара бәйгесендә катнаштыруны тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген керәшен яшьләре IV форумының пленар утырышында белдерде.

“Төрле авыр процесслар шартларында безнең өстә туган телне саклау, үстерү, шул телдә белем алу, киләсе буынга тапшыру бурычлары тора. Минемчә, бу юнәлештә керәшен яшьләре белән эшләр өчен дә зур җирлек бар”, - диде Тәбрис.

Ул делегатларны 26 апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашырга чакырды. Шулай ук, августта Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачагын искәртте. 30 илдән 1 меңнән артык татар яшьләре киләчәген әйтте. Бүгенге форумда үзен актив күрсәткән яшьләрне августтагы форумга көтеп калабыз, диде.

“Безгә “Татар кызы” халыкара бәйгесен уздыруны йөкләделәр. Ул чибәрлек кенә түгел, акыллык бәйгесе дә. Татар кызлары аша халыкның өстенлекләрен күрсәтә торган зур чара бу. Минем Питрауда берничә тапкыр булганым бар, анда “Керәшен чибәре” бәйгесе уздырыла бит. Бөтендөнья татар яшьләре форумы вакытында “Татар кызы” халыкара бәйгесенең ярымфиналы узачак, “Керәшен чибәре”ндә җиңгән кызны шул зур чарада катнашырга чакырабыз”, - дип белдерде Тәбрис Яруллин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10