ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Резеда Хәева: Спиртлы эчемлекләр куллану кешедә 60 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин
Хәлил Шәйхетдинов: Татарстан җыелма командасының бурычы - мактау пьедесталына эләгү
Телне куллану иреклелеген өйрәнү иреклелеге белән алмаштырырга җыеналар кебек - депутат
Зөһрə Шəрифуллина: Татар шəхеслəренең исемнəрен агач утыртып кына да мəңгелəштереп була
Татарстанның Яшел Үзән районында тепловозга ут капкан

Мәдәният

“Дуслык күпере” фестивале төрле буын артистларны берләштерә

13 апрель 2018, 16:01 , Фото: Ләйлә Хәкимова

“Дуслык күпере” фестивале төрле буын артистларны берләштерә Бүген Уфада узачак концертның махсус кунаклары – "Аргымак" этно-рок төркеме.

(Уфа, 13 апрель, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген Уфада “Дуслык күпере” Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале үтәчәк. Концертның махсус кунаклары – "Аргымак" этно-рок төркеме. Бүген бу хакта Уфада уздырылган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

"Фестиваль 7 апрельдә Мәскәүнең Кремль сараенда башланды. Артистларыбыз Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамакта булдылар. Бүген концертны Уфада күрсәтәчәкбез. Алга таба Екатеринбург, Төмән, Чиләбе һәм Казанда чыгышлар көтелә", - дип таныштырып үтте фестивальнең сопродюсеры Рифат Фәттахов.

"Дуслык күпере” Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә проектның сәнгать җитәкчесе Рифат Фәттахов һәм генераль директоры Айдар Шәйдуллин, күренекле артистлар Зәйнәб Фәрхетдинова, Айгөл Сәгынбаева, Раяз Фасыйхов, Илсөя Бәдретдинова, Гөлназ Сәфәрова катнашты.

Рифат Фәттахов фестивальнең күптән көтелгән проект булганын ассызыклады. "Бу фестиваль - күптән көтелгән, кирәкле һәм зур әһәмияткә ия проект. Халык бик яратып кабул итә. Бик күп уңай фикерләр ишеттек. "Дуслык күпере"ндә төрле буын артистлар катнаша. Шуңа күрә фестиваль милләтләрне генә түгел, артистларны да берләштерә, дуслаштыра. Чыгыш ясаучы яшьләр дәрәҗәле артистлар белән аралашып тәҗрибә туплый. Татар-башкорт халкының үткәнен һәм бүгенгесен, яшәү рәвешен, хис-тойгыларын, уй-фикерләрен, гореф-гадәтләрен җыр аша тапшырабыз. Киләчәктә тагын да камилләшеп, зур максатларга ирешеп эшләргә язсын. Бу фестиваль дәвамлы булсын," - диде ул.

Фестивальнең үзенчәлеге шунда – ул дәүләт тарафыннан якланган иҗтимагый проект. "Фестивальне беренче булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яклап чыкты. Яклаучыларның берсе - Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов. Аларга бик зур рәхмәт сүзләрен белдерәбез", - дип билгеләп узды Айдар Шәйдуллин.

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова "Дуслык күпере"нең нык булуын теләде. "Авылда күперне яз аенда ташу агызып китә иде. Безнең күпер нык һәм ышанычлы салынган булсын", - диде ул.

Бүген “Дуслык күпере” Уфада уза. Анда "Аргымак" этно-рок төркеменең катнашуы көтелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10