(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Арча районы Пөшәңгәр авылында "Бизәкләрдә халкым тарихы" дип аталган әдәби фикерләшү сәгате уздырырганнар. Бу турыда Арча хәбәрләре язды.
Бу чараны авылның мәдәният йорты директоры Розалия Әскәрова, сәнгать җитәкчесе Әминә Касимова, китапханәче Рәйфә Сабирҗанова оештырган.
"Түбәтәй, ашъяулык, читек, сөлге, калфакларга төшкән татар милли бизәкләре турында сүз барды, укучылар халкыбызның борынгы җәүһәрләре, рухи ядкарьләр иленә сәяхәт итте.Татар халкының күп гасырлар төрле әсәрләрдә, халык иҗатларында яп-якты урын тапкан гүзәл үрнәкле өлгеләре: ювелир эшләнмәләрдәге нечкә бизәкләр, тукымалардагы бизәкле чигешләр, баш киемнәре: калфак, түбәтәй, авыл йортларының бизәкләре белән таныштырдылар", диелгән әлеге хәбәрдә.