ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Резеда Хәева: Спиртлы эчемлекләр куллану кешедә 60 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин
Хәлил Шәйхетдинов: Татарстан җыелма командасының бурычы - мактау пьедесталына эләгү
Телне куллану иреклелеген өйрәнү иреклелеге белән алмаштырырга җыеналар кебек - депутат
Зөһрə Шəрифуллина: Татар шəхеслəренең исемнəрен агач утыртып кына да мəңгелəштереп була
Татарстанның Яшел Үзән районында тепловозга ут капкан

Фән һәм мәгариф

Төркия мәктәпләрендә гомумтөрки тарихын өйрәнәчәкләр

12 апрель 2018, 21:45 , Фото: Сания Әхмәтҗанова

Төркия мәктәпләрендә гомумтөрки тарихын өйрәнәчәкләр   “Гомумтөрки тарихы” дәреслеге Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев башлангычы белән халыкара экспертларны җәлеп итеп әзерләнгән.

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”). Төркиянең Милли мәгариф министрлыгы урта мәктәпләрнең сигезенче сыйныфларына “Гомумтөрки тарихы” предметын уку-укыту программасына кертә. Бу хакта "Анадолу" хәбәрләр агентлыгына ведомство чыганакларында җиткергәннәр.

Предметны, факультатив буларак, Төрки телле дәүләтләр хезмәттәшлеге советына кергән илләрнең урта мәктәпләрендә яңа уку елыннан кертү планлаштырыла. Төрки телле дәүләтләр хезмәттәшлеге советына Азербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан керә.

Эскишәһирдә 2014 елның 22 ноябрендә Советка кергән илләрнең мәгариф министрлары катнашында утырыш уздырыла. Катнашучылар бердәм тәкъдим белән чыга. Әлеге тәкъдим төрки халыкларның тарихы буенча уртак  дәреслек әзерләү кирәклеге турында була.

“Гомумтөрки тарихы” дәреслеге Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев башлангычы белән махсус комиссия тарфыннан халыкара экспертларны җәлеп итеп әзерләнгән.

Төрки совет илнең мәгариф министры Исмет Йылмазга яңа дәреслек буенча эшнең төгәлләнүен җиткергән.

Йылмаз, үз чиратында, министрлык карамагындагы мәгариф һәм тәрбия бүлегенә әлеге дәреслекне бәяләүне йөкләгән. Аннан соң дәреслек уку программасына кертеләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10