ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рафис Борханов гражданлык белеме бирүне үстерү буенча "Юл картасы" әзерләргә кушты
Татарстанның экология тәрбиясе юнәлешендәге иң алдынгы мәктәбе билгеле булды
"Күгәрченнәр белән кызыклы һәм маҗаралы аралашу" хәйрия акциясе Спас районында дәвам итте
Эльмира Шәрифуллинага Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды
Әтнәнең балалар бию төркемнәре республика һәм ил күләмендә таныла

Татар дөньясы

Актүбәдә Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Рәүф Кутуевларның әниләрен искә алачаклар

12 апрель 2018, 13:44

Чара Казахстан халыклары ассамблеясының Г.Курмашев исемендәге якшәмбе мәктәбендә үткәрелә.
(Казан, 12 апрель, "Татар-информ"). Казахстанның Актүбә шәһәрендә татарның батыр уллары: Рәүф Кутуев (1925-1944), Гайнан Кормаш (1919-1944), Муса Җәлилләрнең (1906-1944) әниләренә багышланган әдәби кичә узачак. Бу хакта Актүбә шәһәре татарлары һәм башкортларының "Шатлык" этномәдәни өлкә берләшмәсе хәбәр итә. 
 
Чара 14 апрель көнне Казахстан халыклары ассамблеясының Г.Курмашев исемендәге якшәмбе мәктәбендә үткәрелә. 
 
Мәгълүмат өчен. Рәүф Кутуевның әнисе - Фатыйма Хәйрулла кызы (Терегулова). Аның тормыш иптәше Ибраһим да Бөек Ватан сугышында һәлак була. Рәүф Кутуевның сеңлесе булуы да мәгълүм. 
 
Гайнан Кормашның әтисе Нури типография хезмәткәре, ә әнисе Газизә хуҗабикә була. Нури Кормаш иртә вафат булу сәбәпле, Газизә, 4 баласын тәрбияләү һәм тукландыру өчен кер юучы булып эшли башлый. Әнисенә ярдәм итү максатыннан Гайнан Кормаш типографиягә хәреф җыючы булып эшкә урнаша. Әмма әнисе аның зур кеше булуын тели һәм улын педагогия техникумына укырга кертә. Анда булачак батыр язучы булу серләренә төшенә. 
 
Муса Җәлилнең әнисе Рәхимә - 6 бала анасы. Ире Мостафаның 1918 елда вафатыннан соң, гаиләне туендыру әнисе җилкәсенә төшә. Аның тырышлыгы белән Муса Җәлил белем ала һәм язучылык һөнәрен үзләштерә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10