ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Резеда Хәева: Спиртлы эчемлекләр куллану кешедә 60 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин
Хәлил Шәйхетдинов: Татарстан җыелма командасының бурычы - мактау пьедесталына эләгү
Телне куллану иреклелеген өйрәнү иреклелеге белән алмаштырырга җыеналар кебек - депутат
Зөһрə Шəрифуллина: Татар шəхеслəренең исемнəрен агач утыртып кына да мəңгелəштереп була
Татарстанның Яшел Үзән районында тепловозга ут капкан

Татар дөньясы

Казахстанда Муса Җәлил исемендәге әдәби конкурс дәвам итә

12 апрель 2018, 09:26 , Фото: http://kctb.kz

Казахстанда Муса Җәлил исемендәге әдәби конкурс дәвам итә Республикакүләм бәйге быел икенче тапкыр уздырыла.
(Казан, 12 апрель, "Татар-информ"). Казахстанда Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил исемендәге II Республикакүләм әдәби конкурс 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы яза. 
 
Бәйге Казахстан халыклары арасында этникара мөнәсәбәтләрне ныгыту, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү, Муса Җәлил мирасын саклау һәм иҗатын популярлаштыру, сәләтле кешеләрне барлау һәм аларның иҗат мөмкинлекләрен ачу һәм үстерүне максат итеп куя. 
 
Әдәби конкурста 8-29 яшьлек авторлар катнаша ала.
 
Конкурс шартлары буенча, төркемләп башкарылган иҗади эшләр бәйгедә катнаша алмый. Бер каташучы бары бер  хезмәтен генә жюрига тәкъдим итә ала.
 
Иҗади эшләргә килгәндә, бәйгегә шигырь,очерк яки эссе юлларга мөмкин. Алар эксклюзив,үзенчәлекле булырга тиеш.
 
Җиңүчеләр Астана шәһәрендә бүләкләнәчәк.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10