ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Салехард татар яшьләре "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенә кушыла
Туган телләрне ихтыяри өйрәнү турында закон проекты яхшылыкка илтмәячәк – депутат
Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды
Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре белән бара
Рөстәм Миңнеханов Кариев театрының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты

Рәсми Татарстан

А.Песошин: Күп еллар дәвамында Татарстанның тикшерү эше тотрыклы югары нәтиҗәләргә ирешә

12 апрель 2018, 07:14

А.Песошин: Күп еллар дәвамында Татарстанның тикшерү эше тотрыклы югары нәтиҗәләргә ирешә Алексей Песошин ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

(Казан, 12 аперль, "Татар-информ"). Алексей Песошин "Күп еллар дәвамында Татарстанның тикшерү эше тотрыклы югары нәтиҗәләргә ирешә", дип белдерде. Бу фикерен ул Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин РФ Эчке эшләр министрлыгы системасында алдан тикшерү органнары оешуга 55 ел тулуга багышланган чарада катнашканда әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты Матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тантаналы чара Казанның “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында узды.

Юбилей датасы белән хезмәткәрләрне котлап, Алексей Песошин, узган елларда тикшерүченең, тикшерү органы җитәкчесенең вәкаләтләре шактый киңәйде, бүлекләрнең сыйфатлы составы яхшырды, күп кенә иң кискен проблемалар хәл ителде, дип билгеләде.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы ассызыклаганча, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тикшерү эше һәрвакыт үзенең традицияләре белән, эшнең яңа формаларын һәм алымнарын куллануга сәләтлелеге белән мактала.

Күп еллар дәвамында Татарстанның тикшерү эше тотрыклы югары нәтиҗәләргә ирешә, дип билгеләде Алексей Песошин. “Тикшерүчеләр һәм оперативникларның бергә килешенеп эшләүләре нәтиҗәсендә 2017 елда җинаятьләрнең ачылуы 58,7 % тәшкил иткән”, - диде ул.

Татарстан Премьер-министры шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тикшерү эше үсешендә ветераннарның өлешен аерым билгеләде.

Алга таба Алексей Песошин ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10