ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанның экология тәрбиясе юнәлешендәге иң алдынгы мәктәбе билгеле булды
"Күгәрченнәр белән кызыклы һәм маҗаралы аралашу" хәйрия акциясе Спас районында дәвам итте
Эльмира Шәрифуллинага Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды
Әтнәнең балалар бию төркемнәре республика һәм ил күләмендә таныла
Рөстәм Миңнехановка гражданлык белеме буенча халыкара тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерделәр

Икътисад

Татарстанлылар Гарәп Әмирлекләренә һәм Азәрбайҗанга ешрак оча башлаган

11 апрель 2018, 17:31

Россия юнәлешләрендә исә Сочи һәм Симферополь өстенлекле санала.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Татарстанлылар Гарәп Әмирлекләренә һәм Азәрбайҗанга, Төрекмәнстанга ешрак оча башлаган. Россия юнәлешләрендә исә Сочи һәм Симферопольгә ихтыяҗ зур. Әлеге мәгълүматларны “Казан” халыкара аэропорты быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча хәбәр итә.

“Казан” халыкара аэропорты өч ай эчендә 550 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәткән. Бу узган елның шушы чорына караганда 36 процентка артык. Халыкара рейслардагы үсеш 64 процентны тәшкил итә. Пассажирлар агымының үсеше Казаннан Дубайга (+170 процент), Бакуга (+189 процент) һәм Ашхабадка (+76 процент) теркәлгән.

Ил эчендәге рейсларда 411 мең пассажир ташылган. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 34 процентка күбрәк. Ил эчендәге очышларда өстенлек Сочига (+214 процент) һәм Симферопольгә (+120 процент) бирелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10