ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Резеда Хәева: Спиртлы эчемлекләр куллану кешедә 60 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин
Хәлил Шәйхетдинов: Татарстан җыелма командасының бурычы - мактау пьедесталына эләгү
Телне куллану иреклелеген өйрәнү иреклелеге белән алмаштырырга җыеналар кебек - депутат
Зөһрə Шəрифуллина: Татар шəхеслəренең исемнəрен агач утыртып кына да мəңгелəштереп була
Татарстанның Яшел Үзән районында тепловозга ут капкан

Дин

Мордовия имамнары Болгар ислам академиясендә белемнәрен арттырды

8 апрель 2018, 16:41 , Фото: архив/Рамиль Гали

Мордовия имамнары Болгар ислам академиясендә белемнәрен арттырды Аларга квалификация күтәрү турында таныклык тапшырдылар.

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”). 26-31 мартта Болгар ислам академиясендә имамнар өчен квалификация күтәрү курслары узды. Анда Россиянең күп кенә субъектлары вәкилләре катнашты. Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Илдуз Исхаков, Саранск шәһәре, Белозерье, Аксеново һәм Пензятки авыллары имамнары килгән иде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курсларда катнашучылар мөселман тормышында мәчетнең роле, мәчет эшчәнлегенең хокукый нигезләре һәм шартлары, исламда секталар һәм дини төркемнәр, ораторлык сәнгате, Россия мәчетләрендә имам-хатыйбның сөйләм теле культурасы һ.б. темалар буенча белемнәрен арттырдылар.

Курсларны Болгар ислам академиясе ректоры Рафик Мөхәмәтшин, академия профессорлары шәех Ас-Саади, шәех Болбол, шәех Захрави һәм башка укытучылар, белгечләр үткәрде.

Курста катнашучылар тест узды, аларга квалификация күтәрү турында таныклык тапшырдылар.

Курсларны тыңлаучыларга Болгар һәм Казан шәһәрләренең тарихи урыннары буенча экскурсия үткәрделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10