ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Туган телләрне ихтыяри өйрәнү турында закон проекты яхшылыкка илтмәячәк – депутат
Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды
Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре белән бара
Рөстәм Миңнеханов Кариев театрының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты
Сергач татарлары татарча диктант язарга әзерләнә

Сәясәт

Минтимер Шәймиев Тулеевны эшеннән киткәч тә Кузбасска хезмәт итәчәгенә ышана

2 апрель 2018, 19:49

Минтимер Шәймиев Тулеевны эшеннән киткәч тә Кузбасска хезмәт итәчәгенә ышана Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Кемерово өлкәсенең элеккеге губернаторын иленә намус белән хезмәт итте, дип белдерде.

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”). Аман Тулеев эшеннән киткәч тә ил мәнфәгатьләрен кайгыртачак һәм Кузбасска хезмәт итәчәк. Төбәк экс-губернаторы белән шәхсән таныш булган Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шушындый фикерне җиткерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Аман Тулеевны намуслы, кыю кеше, олпат шәхес итеп беләм. Ул күпләребез арасында кыюлыгы, ныклы карары белән аерылып торды”, - дип билгеләп үтте Шәймиев.

Ул төбәк халкының аңа ышануын, аның сайлауларда 90 процент тавыш җыюын искәртте.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Тулеевның алга таба да төбәк мәнфәгатьләрен яклаячагына һәм яңа губернатор Сергей Цивилевка булышачагына ышана.

Минтимер Шәймиев Кемерово өлкәсенең элеккеге губернаторын һәрвакыт иленә үз-үзен аямыйча һәм намус белән хезмәт итте, дип белдерде. Ул Тулеевның эшеннән китүе Кемероводагы янгын белән бәйле булуы кызганыч, диде.

“Кызганыч, кайгы сорап килми. Без барыбыз да әлеге кайгы килгән кешеләр өчен кайгырабыз һәм хәсрәтләрен уртаклашабыз”, - дип билгеләп үтте Шәймиев.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10