ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайда 4 меңнән артык бала төрле лагерьларда ял итәчәк
Арча кызы КФУның “Каурый каләм” бәйгесендә Гран-при иясе булды
Республика программасы нигезендә Әтнә районы юлларын яктырталар
Кукмараның Туеш микрорайонында ачылган мәчет – районда 76нчы дин йорты
“Буа: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады

Хәвеф-хәтәр

“Старый амбар” трактирындагы янгынның якынча сәбәпләре билгеле булды

1 апрель 2018, 13:22

“Старый амбар” трактирындагы янгынның якынча сәбәпләре билгеле булды Хәзер һәлакәт урынында Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре һәм башка экспертлар эшли.

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). “Старый амбар” трактирында мангалда күмер өстендә азык әзерләгәндә һава суыра торган системадагы майларга ут кабу аркасында янгын чыгарга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казанда Әмирхан проспектында трактирда янгын кичә кич түбәдән башланган. Янгын турында хәбәр 22.39 сәгатьтә 112 номерына килгән һәм 0.22 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр. Коткаручыларның соңгы мәгълүматларына караганда, янгын 450 кв. метрга зыян салган.

Хәзер һәлакәт урынында Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре һәм башка экспертлар эшли.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10