ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар
Татарстан спортчылары Австриядә стендта ату буенча көмеш медаль яулады
Казанда һәм Питрәчтә җир урлаган өчен биш кешене хөкем итәләр
РФ Республикалары туган телне ихтыяри өйрәнү буенча ТР Дәүләт Советы мөрәҗәгатен хуплады
Теләче районы өч көннән язгы чәчү эшләрен төгәлләргә ниятли

Җәмгыять

Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычның 3,5 млн сумын түләгән

30 март 2018, 18:29 , Фото: архив

Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычның 3,5 млн сумын түләгән Татарстанның Кукмара һәм Зәй районнарының 302 хезмәткәренә хезмәт хакы вакытында түләнмәүне социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе ачыклаган.

(Казан, 30 март, “Татар-информ”). Татарстанның Кукмара районы “Дружба” авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре һәм “Зәй металл корылмалары заводы” эшкәртүче җәмгыяте персоналы алдында 3,5 млн сум чамасы бурыч түләнгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Дружба” җәмгыяте үзенең 199 хезмәткәренә - 1 млн 498,8 мең сум , Зәй металл корылмалары заводы 103 хезмәткәренә 1 млн 998,3 сум түләгән. 

Сүз уңаеннан, Татарстанда хезмәт хокуклары үтәлү, аерым алганда, хезмәт хакын вакытында һәм тулысынча түләүне республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан тыш, дәүләт һәм җирле идарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары да күзәтә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10