ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев Алтай краенда Сабан туе мәйданы белән танышты
Башкортстан вәкилләре Словениядә бал кортларына багышланган конференциядә катнашты
Доллар бәясе 61 сум 67 тиен булды
Казанда Вознесенский тракты төзелеше өчен Сосновкадагы йортлар сүтелмәячәк
Татарстанда гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасында 148 адвокат катнаша

Татар дөньясы

Себер-татар мәдәният үзәгендә “И туган тел, и матур тел” шигърият бәйгесе узган

26 март 2018, 10:11

Бу күренеш милләт җанлы тәрбиячеләребезнең, укытучыларның, әти-әниләрнең тырышлыгын дәлилләде, дип яза "Яңарыш" сайты.

(Казан, 26 март, "Татар-информ"). Узган атнада себер-татар мәдәният үзәгендә “И туган тел, и матур тел” дип аталган шигърият бәйгесе булды, дип хәбәр итә Төмән татарларының "Яңарыш" сайты.

Сиксәнгә якын бала Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев, Резедә Вәлиева, җирле авторлардан Булат Сөләйманов, Сәгыйть Сәгыйтов, Галия Абайдуллина, Гөлнур Хәйруллина, Гөлфизәр Абдрахманова шигырьләрен сөйләгән.

"Маслау авылыннан килгән башлангыч сыйныф укытучысы Разия Мамееваның укучысы Али Гаҗикәримов, бу мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытылмаса да, бәйгедә катнашты һәм диплом белән бүләкләнде. Тубыл шәһәренең тугызынчы мәктәбендә “Туган тел” түгәрәген Ринал Абдурахманов икенче ел алып бара. Бу мәктәп укучылары да бәйгедә катнашып, дипломлы булдылар. Катнашучылар арасында балалар бакчаларыннан кече яшьтәгеләр, башлангыч сыйныф укучылары күп иде. Бу күренеш милләт җанлы тәрбиячеләребезнең, укытучыларның, әти-әниләрнең тырышлыгын дәлилләде. Бай тарихлы, җырлы, моңлы татар телендә күп шигырьләр яңгырады. Быел рус балалары да татар телендә шигырьләр өйрәнеп килгәннәр. Катя Логинова Г.Тукайның ”Туган тел”ен, Милена Логинова Б.Сөләймановның шигырен сөйләделәр, Эльмира Папеян әрмән телендә шигырь сөйләп өченче урынга чыкты. Төрле милләт вәкилләре һәм төрле яшьтәге катнашучылар сәхнәдән талантларын күрсәттеләр. Урта һәм өлкән яшьтәге катнашучылар арасыннан беренче дәрәҗәле дипломант исеменә Римма Шәрипова лаек булды; икенче дәрәҗәне – Фәүрия Ниязова, өченчене Рузилә Юнусова алды", диелгән әлеге хәбәрдә.

Жюри әгъзалары - педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков, филология фәннәре кандидаты Алсинә Фәттакова, жюри рәисе - тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских катнашучыларга шигырьләрне сәнгатьле сөйләү, артистлык осталыгы, дикция, милли костюм буенча бәя биргән.

Мәктәпләрдән һәм балалар бакчаларыннан килгән катнашучылар арасыннан беренче дәрәҗәле дипломант исеменә Рузанна Тәүлетбакиева, Ләйсән Гарифуллина, Лениза Азанова лаек булган.  Икенче дәрәҗәле дипломнар белән Карина Бакиева, Альберт Колмәмәтов, Регина Фазылова, Ләйлә Насыйбуллина бүләкләнгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10