ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда дүрт яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән өчен, әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы яный
Электрон ветеринария сертификаты булмаган шәхси эшмәкәрләр продукция сата алмый
Татарстанда продукцияне электрон озату буенча айга 1 млн 300 мең данә сертификат бирелә
Казанда узачак Республика ифтары көннәре билгеле булды
Татарстанда «Хизб ут-Тәһрир» террорчылык оешмасының ундүрт әгъзасы тоткарланган

Икътисад

Татарстан Президенты Швейцариядә фармацевтика компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

22 март 2018, 21:16

“Ферринг” фармацевтика компаниясенең башкарма директоры белән очрашуда алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре каралды.

(Казан, 22 март, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариядә “Ферринг” фармацевтика компаниясе Штаб-фатирында булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Ферринг” фармацевтика компаниясе репродуктив сәламәтлек, урология, онкология, гастроэнтерология, эндокринология һәм ортопедия өлкәсендә инновацион продуктларны эшләү һәм реализацияләү белән шөгыльләнә. Пептид һәм эндокрин тикшеренүләрдә дөнья лидеры булып тора.

Экскурсия барышында Рөстәм Миңнехановка компания тарихы, препаратлар җитештерү процессы, үзләре чыгарган даруларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгына контроль турында сөйләделәр.

Россия базарында “Ферринг” 20 ел дәвамында уңышлы эшләп килә. Компания өч терапия юнәлешендә 14 препарат эшләп чыгарган.

Татарстанда “Ферринг”ны “Нанофарма-Девелопмент” компаниясе тәкъдим иткән. Җитештерү комплексы “Химград” технополисында урнашкан.

Трансплантология өчен кирәкле беренче препарат 2017 елның III кварталында, миелолейкоздан дәвалау өчен IV кварталда эшләп чыгарылган. Онкология һәм башка авырулар өчен 10 препарат эшләнү барышында. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов яңа “Север” проекты турында да әйтте.

“Ферринг” фармацевтика компаниясенең башкарма директоры, директорлар советы рәисе Фредерик Паулсен белән очрашуда алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре каралды. Рөстәм Миңнеханов “Ферринг” вәкилләрен “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” X халыкара икътисад саммиты эшендә катнашырга чакырды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10