ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Туган телләрне ихтыяри өйрәнү турында закон проекты яхшылыкка илтмәячәк – депутат
Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды
Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре белән бара
Рөстәм Миңнеханов Кариев театрының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты
Сергач татарлары татарча диктант язарга әзерләнә

Җәмгыять

Май аенда Гүзәл Яхинаның яңа китабы чыгар дип көтелә

22 март 2018, 19:53

Яңа романыннан өзек быел “Тоталь диктант” тексты буларак файдаланыла.

(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Зөләйха күзләрен ача” романы авторы Гүзәл Яхинаның яңа романы быел май аенда дөнья күрер дип ниятләнә. Бу хакта язучы “РИА Новости” мәгълүмат агентлыгына интервьюсында белдергән.

Быел “Тоталь диктант”та Гүзәл Яхинаның “Дети мои” дип исемләнгән яңа романыннан өзек укылачак. Интервьюда язучы әлеге әсәрнең Иделдә немец колониясендә яшәүче укытучының бер көне турында булуын әйтә. Яхина романның быел майда дөнья күрәчәген әйткән. “Минем тарихи, шул ук вакытта тарихи да булмаган роман язасым килде. Бер яктан, 1918-1941 елларда Иделдә немец автономиясе тормышын тасвирларга, икенче яктан, шушы фонда гомумкешелек тарихын сөйләргә теләдем”, - ди язучы.

Романның төп темасы – курку һәм аны җиңү. Әсәрнең төп каһарманы – немец теле укытучысы Якоб Бах. Немец мәдәнияте рухында үскән укытучы коллективизация, пионерия оешуы кебек күренешләрне күзәтә.

“Минем беренче романыма тәнкыйди материаллар язучы тәнкыйтьчеләргә рәхмәтлемен. Алар миңа икенче китабымны язарга булышты. Кайбер кисәтүләрне икенче романны язганда исәптә тоттым. Мин тәнкыйтькә тыныч карыйм”, - дигән Гүзәл Яхина.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10