ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Резеда Хәева: Спиртлы эчемлекләр куллану кешедә 60 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин
Хәлил Шәйхетдинов: Татарстан җыелма командасының бурычы - мактау пьедесталына эләгү
Телне куллану иреклелеген өйрәнү иреклелеге белән алмаштырырга җыеналар кебек - депутат
Зөһрə Шəрифуллина: Татар шəхеслəренең исемнəрен агач утыртып кына да мəңгелəштереп була
Татарстанның Яшел Үзән районында тепловозга ут капкан

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда яшәүче 36 яшьлек хатын кыз яңа туган баласын, капка салып, карга ташлаган

22 март 2018, 15:26

Татарстанда яшәүче 36 яшьлек хатын кыз яңа туган баласын, капка салып, карга ташлаган Гадәттән тыш хәл 15 февральдә Аксубай районының Татар Сөнчәләе авылында булган.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче 36 яшьлек хатын кыз яңа туган баласын, капка салып, карга чыгарып ташлаган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Гадәттән тыш хәл 15 февральдә Аксубай районының Татар Сөнчәләе авылында булган.

36 яшьлек хатын-кыз баласын өендә тапкан. Аның әйтүенчә, ул баласын исән түгел дип уйлап, башта - капка, аннары чиләккә салган һәм салкын өйалдына чыгарып куйган. Нәтиҗәдә, сабый өшеп үлгән.

Берничә көннән соң ул баланы, тагын бер капка салып, олы улына биргән. Ул малайга капта яңа туган сеңлесе булуын әйтмәгән һәм аңа «чүп» түгәргә кушкан. Малай капны ташландык йорт тирәсендә карга ыргыткан.

Берничә көннән соң хатын-кызның хәле начарайган, һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр. Табиблар бу авыруның хатынның күптән түгел генә бала табуы белән бәйле дигән фикергә килгән һәм шунда ук полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Хатынга карата РФ Җинаять кодексының «Ана кеше тарафыннан яңа туган баланы үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10