ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда дүрт яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән өчен, әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы яный
Электрон ветеринария сертификаты булмаган шәхси эшмәкәрләр продукция сата алмый
Татарстанда продукцияне электрон озату буенча айга 1 млн 300 мең данә сертификат бирелә
Казанда узачак Республика ифтары көннәре билгеле булды
Татарстанда «Хизб ут-Тәһрир» террорчылык оешмасының ундүрт әгъзасы тоткарланган

Мәдәният

Татарстан Язучылар берлегендә Тукай премиясенә кандидат язучылар җыела

22 март 2018, 14:30

Татарстан Язучылар берлегендә Тукай премиясенә кандидат язучылар җыела Әдәби тәнкыйть секциясе утырышында Тукай бүләген дәгъвалаучы язучыларның иҗатлары тикшереләчәк.

(Казан, 22 март, “Татар-информ”). 3 апрель көнне 15 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегендә Әдәби тәнкыйть секциясе утырышы була. Анда Г.Тукай премиясенә быелгы кандидат язучыларның китаплары турында фикер алышачаклар. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге сайты хәбәр итә.

Утырышта Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләген дәгъвалаучы язучылардан Әхәт Гаффарның - “Олы юлның тузаны”, “Дәрья башы”, “Әхәт Гаффар: балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар” китаплары; Камил Кәримовның -  “Карурманда кара песи”, “Игезәкләр йолдызлыгы” китаплары; Зиннур Хөсниярның “Кичү”. “Гарасат”, “Көмеш чыбыркы” китаплары турында фикер алышу булачак.

Очрашуга хәзерге татар прозасы һәм әдәби тәнкыйть белән кызыксынучыларны чакыралар. Фикер алышуда күрсәтелгән әсәрләрнең әдәби-эстетик кыйммәте, татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы турында сөйләшү, фикерләшү һәм тәнкыйть чыгышлары көтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10